Халык синоптигы: «Быел кыш озын, җәй кыска булыр»

Кыш үзенекен итә. Ел башыннан кар да ишеп яуды, бураны да дулап ала.
Инде битләрне чеметтергән салкынга ияләшеп кенә бетәбез, көннәрне сындырып куя.
Әмма күңел сөенә – узган елның язы иркә, җәе җылы, көзе алтын иде. Әле тагын салкыннар булырмы? Язны кайчан көтәргә? Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче, газетабызның даими синоптигы Әмир Шәрәфиевтән әнә шул хакта сораштык.
– 2010 елда корылык булгач, ел фасылларының рәте киткән иде, – дип башлады ул сүзен. – Кыш уртасында кар яуды, җәен салкын булды. Ел фасылларын «дөресләр» өчен 10–11 ел кирәк, диләр. Шулай булып чыкты да. 2021 елда ел фасыллары һәммәсе үз урынында булды.
Әмир абыйның бер борчуы бар – элек аның сынамышлары туры килсә, соңгы елларда алар да сыната икән. Әйтик, 2020 елның декабре 2021 елның июнь аена туры килмәгән. Узган ел явым-төшем күп булырга тиеш иде, ди ул.
Әмма синоптик ел елга охшамый дигән фикердә. Ул ел фасылларының үз урынында килүен дә 33 елдан 33 елга табигатьнең кабатлануы дип аңлата. Баксаң, аның әйтүенчә, 11 елдан 11 елга һава торышында охшаш яклар күзәтелә икән. Алты ел ярымнан алты ел ярымга кышка охшап – җәй, җәйгә охшап кыш килүе дә чиратлаша, ди ул.
– Быел агачлар сарысын чыгару иртәрәк булды. Шуннан соң салкыннар булырга тиеш иде. Гадәттә, ул суыклар Раштуага туры килсә, быел ике көн алданрак күзәтелде. Әлегә салкыннар озакка сузылмый. Аннары бер-ике көн җылытып җибәрә. Тиздән православларның Кач ману бәйрәменә суытачак. Шуннан соң салкыннар башланачак. Февральнең 7сендә хут суыгы булачак. Ул салкыннар 19–20 мартка кадәр сакланачак, – ди ул.
Әмир абый узган ел җәйнең бик озын булганлыгын да искә төшерде. Җәйнең майда ук килүенә шаккаткан идем, ди.
– Хәтерләсәгез, ул вакытта гөлҗимешләргә кадәр чәчәк атты. 9 майдан җылы көннәр торды. Әмма быел яз иртә килмәячәк. Ул бераз соңга калыр. Шулай булгач, җәй дә кыскарачак, – ди ул. – Узган елгы кебек корылык булыр дип уйламыйм. Быел яңгыр да вакытында явачак, эссе көннәр дә булачак.
КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев та, 19 гыйнварда Кач ману суыклары көтелә, ди.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 17:20Ак Барс банк Актаныш районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырды Бүген хакимиятнең кече утырышлар залында Актаныш районы укытучыларына тантаналы шартларда 258 заманча ноутбук тапшырылды.28500
-
27 май 2022 - 14:46Дини нәселнең бер тармагы “Абыстайлар – ак әбиләр” проектына районыбызда ислам динен үстерүгә зур өлеш кертүче абыстай-остазлар турында мәгълүмат туплана. Сәйдә РАХМАНОВА, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе.15601
-
27 май 2022 - 14:09Районыбыз эшмәкәрләре хөрмәтләнде 26 май, Эшмәкәрләр көнендә республиканың муниципаль районнары арасында игълан ителгән "Иң яхшы Эшмәкәрләр Советы" конкурсына йомгак ясалды.25900
-
27 май 2022 - 10:23Бүген, 27 май китапханәчеләр көне: Китапханә китапны өйгә китерә, килеп ала Актаныш үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре без укырга теләгән китапны өебезгә китереп бирә, укып чыккач, килеп ала. Барып йөрисе дә юк.23600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.300300
-
25 май 2022 - 13:21Бүген Актаныш районы кадетлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Районыбыздагы һәрбер чараны ямьләп, матурлап, патриотик рух бүләк итүче кадетларыбыз өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады.40303
-
25 май 2022 - 08:35Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов якташларыбызны Сабантуй бәйрәменә чакырды (+фоторепортаж) Актаныш якташлык җәмгыятьләре башкалабыз Казанда да, Чаллыда да уңышлы эшләп килә. 24 май көнне Чаллы шәһәренең Энергетик мәдәният сараенда районыбызда туып-үсеп халкыбызның танылган шәхесләренә әверелгән якташларыбыз бер сәхнәгә җыелды. Күренекле сәнгать әһелләре белән бергә Актанышның мәдәният коллективлары да очрашу-концертның яме-күрке булдылар.36100
-
24 май 2022 - 14:52СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2022: Гимназияне тәмалаучылар яңа бинаның беренче чыгарылыш сыйныфы буларак тарихта кала Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның быелгы унберенчеләре исеме-җисеменә туры килгән соңгы кыңгырау бәйрәме бүләк итте.43500
-
24 май 2022 - 13:39Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырды Бүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.72900
-
23 май 2022 - 17:41В Россельхозцентре Татарстана предупредили, чем грозит хлебная полосатая блошка посевам яровых культур Специалисты районных отделов татарстанского филиала «Россельхозцентра» выявили на посевах насекомых, которые вредят всходам злаковых культур. К концу второй декады мая в республике яровые культуры обследованы на площади 8,6 тыс. га. При этом хлебные полосатые блошки – вредители зерновых культур – обнаружены на 2,7 тыс. га, или почти на трети обследованных площадей.17200
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
28 май 2022 - 14:50Актанышта узган волейбол ярышында Чирмешән җитәкче хатын-кызлары җиңде26-28 май көннәрендә Актанышта муниципаль хезмәткәрләрнең хатын-кызлар волейбол командалары арасында республикакүләм волейбол ярышы узды.10300
-
28 май 2022 - 12:38Дога кайчан кабул була?Сәхифәбезне укучыларыбыздан килеп ирешкән сорауларга багышларга булдык.9800
-
28 май 2022 - 11:38Районыбызның X сыйныф егетләре хәрби җыенда катнашаХәрби җыен Россия Федерациясендәге барлык югары сыйныф укучылары өчен оештырыла. Шул исәптән Актаныш районы мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф егетләре бүген кадет-интернат базасында хәрби дәресләр ала.10800
-
28 май 2022 - 10:38"Умырзая" балалар бакчасына йөрүчеләр "Тукайны укыйбыз" республикакүләм бәйгесе җиңүчеләреКазанда "Тукайны укыйбыз" республикакүләм бәйгесенең жиңучеләрен буләкләү тантанасы узды. "Умырзая" балалар бакчасының 1 кечкенәләр төркеме нәниләре Сәетова Эллария, Гарипов Ислам, тәрбияче апалары Энҗе Фәнис кызы белән әлеге тантанада катнашып,җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.11900
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла115400
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.118300
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.102900
-
27 май 2022 - 12:44Кайбер пенсионерларга 27 майдан 20 000 сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк Россиядә пенсионерларның бер өлеше 15 000нән 20 000 сумга кадәр бер тапкыр акча алачак. Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.56700
-
26 май 2022 - 15:23Аккүз ФАП мөдире Ләйсән Анамова «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинанты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.55006
-
24 май 2022 - 20:43Чаллыда Актаныш якташлык җәмгыяте очрашуында районыбыз артистлары чыгыш ясый Районыбыз сәнгать осталары бүген Чаллыда якташлар җәмгыяте очрашуында катнаша.49401
-
23 май 2022 - 16:21“Яшьләр каләме” фестиваленең Гран-при иясе- гимназия укучысы Ралиф Гыйздәтуллин Бүген районыбызда әдәбият-сәнгать көннәре кысаларында “Яшьләр каләме” фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.49201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика