Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Киләсе атнага йолдызнамә | Игезәкләрнең хыяллары тормышка аша, кызларның проблемалары хәл ителә

Кучкар (21.03 – 20.04) Максатларны барлау: ирешелмәстәйләрен яки кызыксызга әйләнгәннәрен онытып, яңаларын алдыгызга кую чоры. Үзгәрешләр кирәк: хәтта стенадагы иске обойлар да эчне пошыра башларга мөмкин. Ял көннәрендә әйбәт хәбәрләр көтегез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Шактый ук киеренке, ыгы-зыгылы атна. Бик күп йөрергә-йөгерергә, хәтта кыска вакытлы сәфәргә дә чыгып керергә туры килер. Серләрегезне беркемгә дә ачып салмагыз: гайбәт тарата башларга мөмкиннәр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Зур гына проблемаларыгызны бөтенләйгә оныттыру өчен бик уңайлы сәбәп чыгар. Хыялларыгыз тормышка ашар. Моның өчен нәрсә кирәк – язмышыгыз барысын да үзе хәл итеп куяр.

Кысла (22.06 – 22.07) Офыкта матди хәлегезне шактый ук җиңеләйтү мөмкинлеге шәйләнер. Әлбәттә, бу кыенлыкларны оныттырып, кара көзне шундук яктыртып җибәрер. Атна ахырында сәеррәк кенә хәбәрләр ишетеп, бераз уйга калырсыз бугай.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эшләрегез авыррак, әмма дөрес юлдан барыр. Үз көчегезгә генә түгел, иртәгәсе көнгә дә ышанычны арттырырдай хәлләр булып алыр. Бер хезмәттәшегез эшкә кагылышлы шәп кенә яңалыклар белән куандырыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Дөньядагы тынгысызлыкка карамастан, тормышыгызның җиңеләюен сизеп сөенерсез. Күп кенә проблемаларыгыз чигенәчәк яки төтен кебек таралып юкка чыгачак. Яңа танышыгызның бик вакытлы киңәше күңелсезлектән коткарып калачак.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна башында өстәмә мәшәкатьләр килеп чыгу сәбәпле планнарыгызны үзгәртергә туры килер. Ләкин бу файдага гына булыр: акчагыз янга калыр. Күптәнге танышыгызны очрату күңелегезне алгысытып җибәрер.

Чаян (24.10 – 22.11) Шактый ук катлаулы бурычларның очына чыгарга туры килер. Җиң сызганып эшләүне, яшен тизлегендә теге яки бу карарга килүне таләп иткән чор. Ләкин хафаланасы юк: барысын да бик яхшы башкарып, булдыклы булуыгызга үзегез үк сокланып туя алмассыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Тормышыгызга билгеле бер йомгак ясау чоры

Әйтергә кирәк, әйбәт йомгак! Тегеннән-моннан эшлекле тәкъдимнәр ява башлар. Кайсын сайлап алырга белмичә аптырап йөргәндә, хезмәттәшегез үтә акыллы киңәше белән ярдәмгә килер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эштәге мәшәкатьләр бөтен вакытыгызны алыр. Аның каравы акчасы да әйбәт булыр. Тирәгездәгеләр үзегездән көнләшүне туктатып, киресенчә, эчкерсез соклана башлар. Сокланырлык та шул…

Сукояр (21.01 – 19.02) Атна башында чын мәгънәсендә эшкә күмелеп калырсыз. Куркасы юк: сезгә канәгатьлек һәм әйбәт премиягә өметләнү хисләре генә китерәчәк бу. Уй-ниятләрегезне сер итеп саклап тотыгыз: күз тидерүләре бар.

Балык (20.02 – 20.03) Бу атнада ашыгырга, артык хәрәкәтләр ясарга кирәкми. Ыгы-зыгы арытачак кына! Тынычлык, сабырлык дөрес карарлар алып килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев