Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Контрактын үзеннән башка озайта алалармы?

– Улым Украинада хәрби операциядә катнаша. Контракты 11 июльдә тәмамлана. Әгәр дә ул контрактны озайтмаса, аны махсус опе­рациядә тотарга хокуклары бармы? Аның ризалыгыннан башка контрактны озайта алалармы? Эштән китүгә рапорт язарга кирәкме?

– Яңа контракт хәрби хезмәткәрнең үзенең ризалыгы белән генә төзелә ала. Әмма хәрби хезмәттән бушатылу бер көн эчендә генә була алмый. Шуңа күрә контракт срогы тәмамлангач та хәрби хезмәткәр хезмәттән китә дигәнне аңлатмый. Ул личный состав исемлекләреннән чыгарылганчы хәрби хезмәттә булырга тиеш. Эштән азат итү берничә ай вакытны алырга мөмкин.

Улыгызга контрактның вакыты чыгу һәм хезмәтен тәмамлау турында рапорт бирү турында алдан ук кайгыртырга киңәш итәбез.

Чыганак: "Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев