Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

«Кырмыска оясы» РЕЦЕПТЫ

Ялларыгызны күңелле үткәрегез!

Камыр өчен кирәк:
 бер пачка  атланмай яки «Пышка» маргарины
 2 аш кашыгы чамасы үсемлек мае («Олейна», «Слобода»)
 4 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз
 ярты чәй кашыгы серкә белән сүндерелгән сода
 он
Болгату өчен масса:
 2–3 аш кашыгы бал
 1/3 пачка атланмай
 2/3 банка «вареная сгущенка»

Йомшарган май яки маргаринга үсемлек мае, шикәр комы салып яхшылап болгатырга. Сүндерелгән сода өстәргә. Чама белән он салып, печенье камыры төсле итеп камыр басарга. Камырдан 4–5 сантиметр диаметрлы шарчыклар ясап, аларны он сибелгән кунага тезеп, 2 сәгатькә суыткычка куярга. Камыр бер тәүлек торса, ул тагын да тәмлерәк була.

Иттарткычтан чыгарылган камырны майлаган табага тезеп, алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичкә куярга. 15–20 минуттан пешерергә.

Болгату өчен массаны кыска дулкынлы мичтә 3 минут эретергә. Кайнар массаны яхшылап тугларга һәм вакланган җылы камыр өстенә салып болгатырга. Аннары җылы килеш тәлинкәгә кырмыска оясы сыман өяргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев