Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны кредитларын түләүдән азат итәчәкләрме?

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең кредитларын һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын сызып ташларга мөмкиннәр, диләр. Бу дөресме?

 Әле гамәлдә булган законнар буенча хәрби хезмәткәрнең һәм аның гаилә әгъзаларының кредитлары  хәрби үлгән очракта яки ул 1нче төркем инвалидлык алган булса, сызып ташланачак.

Әмма Русия Федерациясе Хөкүмәте комиссиясе бурычларны сызып ташлау өчен нигезләр исемлеген киңәйтү турындагы закон проектын хуплады. Анда кредит бурычларыннан котылу нигезләренең берсе – сугышчы  махсус хәрби операциядә алган дәүләт бүләге булыр дип күз уңында тотыла.

Моннан тыш, бүләкләнүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларын да сызып ташлаячаклар.

Әгәр бурыч аркасында башкару производство ачылган булса, аны туктатачаклар. Документны Дәүләт Думасы көзге сессия вакытында расларга тиеш.

   “Мин, әлбәттә, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның торак-коммуналь хезмәтләр  буенча күтәрә алмаслык бурычлары барлыгына шикләнәм, әмма сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән теләсә нинди закон – ул яхшы закон”, дип ассызыклады “Русия офицерлары”  Эксперт советы әгъзасы, “Хопер”  доброволецлар отрядының замполиты Василий Новиков.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев