Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Миңа отсрочка тиешме?

— Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча, авырлыгым 42 килограмм тәшкил итә, 2-3нче дәрәҗә варикоцеле авыруы нәтиҗәсендә урологка юлламам бар. Миңа армиядән отсрочка бирергә тиеш­ләрме?

— Әйе, сезне армиягә чакырырга тиеш түгелләр. Авырулар расписаниесенең 86 мәддәсендә, гражданнар, физик үсеше тиешле дәрәҗәдә булмаса, хәрби хезмәткә яраксыз, дип таныла ала, диелгән. Авырлыгы 45 килограммнан һәм/яки буе 1,5 метрдан түбәнрәк булганда егет тыныч чорда хәрби хезмәт өчен яраксыз дип санала.

Бу очракта сез үзегезнең авырлыгыгыз һәм сәламәт­легегез торышы турында Хәрби-табиб комиссиясенә документлар тапшырырга тиеш, анда хәрби хезмәткә чакырылудан ярты елдан алып 12 айга кадәр кичектерү (яраклылык категориясенә карап) бирү турында нәтиҗә бирергә тиешләр. Аннары сезне кабат тикшерүгә җибәрәчәкләр.

Кабат тикшергәндә призывник тарафыннан буй һәм тән авырлыгы күрсәткечләре тапшырылырга тиеш. Отсрочка дәвамында табиб күзәтүе астында булу зарур, кирәк булса, тиешле терапия билгеләнә. Проблеманың чыганагы табылмаган очракта, терапевтик гамәлләр нәтиҗәсез булганда, сезне хәрби хезмәткә яраксыз дип таный алалар.

Әгәр дә сез комиссия бәяләмәсе белән килешмәсәгез, судка шикаять бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев