Актаныш

Микродулкынлы мич ярдәмчеме, әллә дошманмы?

Бүген өйдә нинди генә ярдәмчебез юк. Арада микродулкынлы мичнең дә урыны түрдән. Тагын ниләр уйлап табарлар... Әйтик, беренче кер юу машинасы белән эшләгәннәр хәтерлидер, аның янында торасы: юдыртасы, сыктырасы иде. Тик анысы да заманында хатын-кызның эшен бик җиңеләйткән иде. Хәзерге автоматлар исә, бу эшне бөтенләй җайлады. Керне саласың да, алып эләсе генә... "Безнең гәҗит" баш мөхәррире Илфат абый Фәйзрахманов газета укучыларның соравына менә шундый киң, күпкырлы һәм файдалы мәгълүмат әзерләгән.

Ләкин һәр рәхәтнең бер михнәте дә булырга мөмкин. Әнә микродулкынлы мич турында нинди генә бәхәсләр куермый. Ул булмаган кухня, хәтта эш урыннары сирәктер инде. Җайлы бит, минут эчендә ризыгыңны җылытасың да аласың. Туңдыргычтан алып бик тиз генә эретеп була. Ул ризыкны пешерер өчен дә уңайлы. Плитә янында басып торырга тиешле күпме вакытыңны кыскартасың. Әмма хәзер шушы уңайлыктан баш тартырга чакыручылар да арта бара. Алар хаклымы? Микродулкынлы мич чынлап та зыянлымы? Бүген шул сорауга җавап бирергә тырышырбыз.

ТАРИХЫ

Микродулкынлы мич 1946нчы елда уйлап табылган. Перси Спенсер исемле Америка галиме микродулкынлы радарлар белән эшләгәндә, кесәсендәге шоколадның эрүен күргән. Экспериментлар үткәреп, ул 1947нче елда үзенең уйлап табуына патент алган.

Микродулкынлы мич югары көчәнешле трансформатордан тора, ул югары көчәнеш барлыкка китереп электр энергиясен ультра югары ешлыктагы электромагнит кырына әйләндерә. Әлеге электромагнит дулкыннары беренче чиратта су, шикәр һәм май молекулаларына тәэсир итә. Мәктәп химиясеннән үк беләбез: су кислород һәм водород атомнарыннан тора, микродулкыннар тәэсирендә атомнар әйләнә башлый һәм җылыну барлыкка килә.

Шушы процесс нигезендә беренче миф туа, янәсе молекулалар таркалып, продуктның структурасы үзгәрә. Ләкин өй шартларында су молекулаларын таркату мөмкин түгел, хәтта пар хәлендә чакта да.

Ризыкны башка төрле пешерү ысулларында да органик кушылмалар таркала. Гадәти мичтә яки 

плитәдә әзерләнгән ризыкка караганда микродулкынлы мичтә әзерләнгән ризыкларда витаминнар күбрәк саклана.

Әлбәттә микродулкынлы мичне сатып алганда аны сайлый да белергә кирәк. Мичнең эче керамик, эмаль һәм тутыкмый торган корычтан булырга мөмкин. Эмальлесе бик үк чыдам саналмый, аны чистартканда кыршырга мөмкинсез. Ә кыршылган стеналы мичне кулланырга ярамый. Шуңа күрә чыдамлырак материаллыны сайлагыз.

Микродулкынлы нурланыш кеше өчен чыннан да зарарлы. Ләкин ул мичнең эчендә генә барлыкка килә, тышка чыга алмый. Чөнки духовка саклагыч экран белән төрелгән. Шуңа күрә герметик үзлеге аз гына бозылган булса да, дулкыннар тышка чыгып зыян китерә ала. Димәк мичне даими чистарту мөһим. Ишекләре ябылып бетәме, тикшереп торыгыз.

Күпчелек, «нурланыш» сүзен ишетеп, радиация, яман шеш авыруларын күз алдына китерер.

НУРЛАНАБЫЗМЫ?

Җитештерүчеләр куркыныч юк дип ышандыра. Һәм шикләрне таратырга тырыша. Менә алар:

1. Микродулкыннар радиоактив диләр. Юк, микродулкынлы мичнең кешеләргә тәэсирен өйрәнү өчен күпсанлы экспериментлар үткәрелгән һәм галимнәр электромагнит нурларының ионлаштыру эффекты юклыгын ачыклаган, димәк радиоктив түгел.

2. Микродулкыннар тәэсирендә азыкның структурасы үзгәрә, ягъни мондый мичтә җылытылган ризык зарарлыга әверелә, диләр. Ләкин бу да фәнни яктан расланмаган, чөнки мондый үзгәрешләр продуктта радиоактив дулкыннар тәэсиреннән соң гына булырга мөмкин. Өстәвенә гадәти плитәдә артык кыздырганнан да ризык зарарлыга әйләнә ала.

3. Микродулкынлы нурланыш кешеләр өчен бик куркыныч. Юк, чынлыкта, бу дулкыннар организмга Wi-Fi яки телевизор кебек дәрәҗәдә генә зыян китерә ала. Бердәнбер аерма – пешергәндә дулкыннар активрак. Ләкин бу дулкыннар мич эчендә генә. Аннан соң мондый дулкыннарның әйберләрдә туплану үзлеге юк, алар ничек барлыкка килгән шулай юкка да чыга.

Дөрес кулланганда микродулкынлы 

мич кешеләр өчен куркыныч түгел, дип белдерә Роспотребнадзор. Әле 2008нче елда ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рәсми рәвештә «Микродулкыннар азык-төлеккә һәм кеше сәламәтлегенә зарарлы тәэсир итми» дигән карар кабул итте. Бердәнбер киңәш ителмәгән очрак йөрәк стимуляторлары, менә алар микродулкыннарга бик сизгер. Шуңа күрә БСО микродулкынлы мичне кардиостимуляторлы кешеләргә кулланмаска киңәш итә.

Әгәр прибор төзек булмаса, аның ишекләре ябылып бетмәсә, яисә ярыклар булса да микродулкынлы мич куркыныч була ала. Гомумән, төзек булмаган теләсә нинди прибор, йорт җиһазы куллану өчен куркыныч.

НИЧЕК ДӨРЕС КУЛЛАНЫРГА?

1. Микродулкынлы мичне сатып алганда, иң элек куллану инструкциясен укыгыз һәм куркынычсыз куллану кагыйдәләрен белеп торыгыз. Югыйсә, янып китү, янгын чыгу, микродулкынлы энергия яки электр тогы тәэсире булырга мөмкин.

2. Металл кыстыргычлар, металл савытлар кулланмагыз, савытлардагы алтын яки башка металл бизәкләр дә очкыннар тудырырга мөмкин. Микродулкынлы мич өчен җылылыкка чыдам пыяла, керамика, фарфор, пластик яраклы.

3. Духовка буш килеш мичне кабызмагыз, югыйсә магнитрон (мичнең төп өлеше) ватылырга мөмкин. Ышаныч өчен мичтә бер стакан су тотыгыз, очраклы рәвештә ялгыш кабызылса, су микродулкынлы энергияне йотачак.

4. Ризыкны герметик томаланган савытта җылытмагыз. Юкса, ризык шартларга мөмкин. Шулай ук азыкны полиэтилен төргәктә дә җылытырга киңәш ителми. Чөнки полиэтилен җылынганда агулы матдәләр бүлеп чыгара, ул ризыкка сеңә.

5. Микродулкынлы мичтә йомырка пешермәгез, консервланган куе сөт кайнатмагыз.

6. Мичне чиста тотыгыз.

7. Эш вакытында прибор ишеген ачу катгый тыелган. Бу нурланышны тышкы якка да чыгарачак, ул бик куркыныч.

8. Микродулкынлы мичне кешеләр азрак булган урынга урнаштырыгыз.

10. Приборның вентиляция тишекләрен томаламагыз.

11. Әгәр тәнегездә кардиостимулятор булса, микродулкынлы мич янына килмәгез.

12. Ватылган мичне ремонтлау өчен белгечкә мөрәҗәгать итегез, җайланманы үзегез төзәтергә тырышмагыз.

Бу җитештерүчеләр билгеләгән кагыйдәләр. Гадәттә алар үз продукцияләрен мактый, аның зыян китерү ихтималын яшерергә тырышалар.

РИЗЫК БЕЛӘН НИ БУЛА?

Азык җылынсын өчен, анда майлар, шикәрләр һәм төп компонент – су булырга тиеш. Бу продуктларның молекулалары поляр. Димәк, молекуланың бер очы уңай, икенчесе тискәре корылган. Электромагнит нурланыш тәэсирендә аларның хәрәкәте тизләнә. Молекулалар ышкылып температура күтәрелә.

Микродулкынлы мич ярдәмендә ниләр генә эшләп булмый.

 • тәмләткечләрне 30 секунд җылытсаң, тәмен арттырырга мөмкин;

• искергән ипине дымлы кәгазь салфеткага төреп 1 минут җылытсаң, ул яңа пешкән ипигә әйләнер;

• чикләвекләрне җиңел генә кабыгыннан чистарту өчен суга салып берничә минут җылытырга;

• теләсә нинди цитрус җимешләрен кабыгын җиңел арчу өчен ярты минут җылытырга;

• яшел тәмләткечләрне салфеткага куегыз һәм озак саклау өчен киптерегез.

НИ ӨЧЕН ЗАРАРЛЫ?

Микродулкынлы мичнең файдасы һәм зыяны турында уйламаган кеше юктыр. Чынлап та шик тудыручы күп пунктлар бар. Мәсәлән, күпчелек кеше микродулкынлы мичтә ризыкны җылыту ризыкны зарарлы итә, файдалы элементларын бетерә һәм пластик савытлар куркыныч матдәләр чыгара дип саный.

Кайбер Швейцария, Француз һәм Русия галимнәре магнитрон нурланышында «борылу» компоненты бар дип саный. Бу фикерне башкача әйткәндә, микродулкынлы  

мичтә әзерләнгән ризыкны ашаган кеше еш тынычсызлана, йокысызлыктан һәм баш авыртуыннан интегә, диләр.

Тагын бер фикер, мондый мичтә хасил булган ультра югары ешлыктагы нурланыш кешенең кан тамырлары булмаган әгъзаларына зарарлы йогынты ясый. Тәннең җылынуы кан әйләнеше системасы белән тотрыклы тотыла. Инде артык җылыну бу әгъзаның функцияләре бозылуга китерә. Мәсәлән, күз проблемалары килеп чыга.

Микродулкынлы мичтә җылытырга киңәш ителми торган ризыклар исемлеге (аларда канцерогеннар барлыкка килә диелә):

• ит;

• сөт;

• туңдырылган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр;

• яшел тәмләткечләр.

Ризыкны җылыту өчен башка ысуллар да җитәрлек, алар микродулкынлы мичне алыштыра ала, мәсәлән, мультиварка (анда җылыту программалары да бар), электр духовкасы, парда пешерү җайланмасы (искергән икмәкне дә «яңарта» аласыз) һ.б.

ПРИБОРНЫ РАДИАЦИЯГӘ НИЧЕК ТИКШЕРЕРГӘ?

Галимнәр микродулкынлы мичнең дулкыннары тышка да чыкканын раслый, ләкин куркынычсыз дозада дип ышандыра. Ләкин кешегә зыян китерерлек нурланыш бармы икәнен өйдә дә тикшереп була.

1. Бер кәрәзле телефонны микродулкынлы мич эченә куярга, ишекне япканнан соң, аңа икенчесеннән шалтыратырга. Элемтә тоташса бу җайланма нурланышны бик көчле тарата, дигән сүз. Мобиль элемтә магнитрон нурланышына охшаш дулкында эшли.

2. Мич эченә бер стакан су куегыз, көчәнешне 800 Втка көйләгез һәм 

таймерны 2 минутка эшләтеп җибәрегез. Әгәр дә бу вакыт эчендә су кайнап чыгарга өлгерсә, нурланыш җайланма эчендә максималь рәвештә изоляцияләнгән санала. Юк икән, дулкыннар тышка да тарала һәм су кайнату өчен кирәк булган көч кими.

3. Караңгы бүлмәдә люминесцент лампаны эшләп торган микродулкынлы мичкә якын китерегез. Лампа кабынса, җайланма герметик түгел.

4. Эш вакытында микродулкынлы мичнең ишеге артык җылыну да аның төзексезлеген күрсәтә.

5. Приборның төзеклеген тикшерүнең иң ышанычлы ысулы – микродулкын өчен детектор куллану. Мичкә бер стакан су куеп, аннары кабызасы һәм аның тирәли детекторны әйләндереп алыгыз. Барысы да тәртиптә булса, ук яшел зонада калачак, юк икән, күрсәткеч кызыл төстә булачак.

***

Микродулкынлы җайланмалар безнең тормышыбызда бик кирәкле җиһазга әйләнде. Прогресс бер урында тормый, аларның куркынычсызлыгы арта бара, яңа функцияләр өстәлә. Кәрәзле телефоннар да зарарлы санала, ләкин ул хәзер һәркемнең кесәсендә. Сүз уңаеннан искәртик, мәгълүмат һәм элемтә тапшыру өчен кулланыла торган кәрәзле телефоннар да микродулкынлы мич дулкыны диапазондагы ешлыкка якын дулкында эшли. Дөрес һәм сак кулланганда микродулкынлы мич тә һәр гаиләдә яхшы ярдәмче була ала.

Галимнәрнең микродулкынлы мичтә пешкән ризыкны ашау куркынычы турында бәхәсләренә килгәндә, алар тиз генә бетмәс. Шуңа күрә, микродулкынлы мичне куллану-кулланмау турындагы карарны үзегез кабул итәргә тиешсез, мин үзем мөмкин кадәр азрак куллану яклы.

Интернет чыганаклардан Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ туплады.

Чыганак: "Безнең гәҗит"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: