Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Көтеп алган мөкатдәс Рамазан гаете якынлашты. Рамазан-шәриф – рәхмәт, мәгъфирәт, сабырлык, изгелекләр, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган ай булды. Рамазан гаете 15 июнь җомга көнне районыбызның һәр мәчетендә иртәнге 6 сәгатьтә вәгазь белән башлана.

7 сәгатьтә гает намазы укыла. Намазга хәтле фитыр сәдакаларыбызны биреп бетерү кирәк. Быел фитырның күләме бер кешегә, мөмкинлегенә карап, 100 сумнан 600 сумга кадәр күләмдә. Тота алмаган һәр ураза көне өчен уразаның фидиясе 200 сум. Аллаһ Тәгалә ошбу айда тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев