Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН: ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ

Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.

Нәрсәләр кирәк булачак? (2 порция өчен)

Йомшак эремчек – 200г

Натураль йогурт – 100 г

Бал – 1 аш кашыгы

Банан – 2шт

Шоколад

Ничек итеп әзерлибез?

1) 1,5 бананны кисәкләргә бүлгәлибез һәм йогурт, эремчек белән бергә бер савытта болгатабыз.

2) Бөтенесен бергә блендер белән болгатабыз.

3) Хәзер, болгатуны дәвам итеп, бал салырга кирәк була. Нәтиҗәдә, куе крем барлыкка килергә тиеш.

4) Десертны стаканнарга салабыз. Ара-тирә түгәрәк итеп туралган бананнарны салып җибәрәбез.

5) Десерт өстенә угычтан уылган шоколад сибәбез, яки үзегез теләгән җиләк-җимеш белән бизибез дә бетте!

Тәмле булсын!

        Чыганак: Ялкын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев