МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:«Гөлтан» салаты
Мастер-классны Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең данлыклы биючесе Ләйсән ХӘМИТОВА үткәрә. Ул әзерләгән ашның да, салатның да тарихы бик кызык. Салат рецептын ул Төркиядә яшәүче милләттәшебез Гөлтан Ураллыдан өйрәнеп алган. Ашны исә ансамбльнең баш балетмейстеры Раилә Гариповадан өйрәнгән. Беренче карашка үзара бер дә ярашмый торган тавык ите белән сөттән әзерләнсә дә, бик тәмле килеп чыга бу аш. Салат турында инде әйтәсе дә юк, бер авыз иткән кеше, рецептын сорамый калмый икән.
Кирәк:
* пешкән тавык түше;
* 5 йомырка;
* 5 аш кашыгы майонез;
* 300 г маринадлаган гөмбә;
* ярты баш суган;
* 1 зур учма укроп;
* 2 кыяр.
Бизәү өчен:
* 5 бүдәнә йомыркасы;
* 1 кызыл борыч;
* петрушка.
Эш барышы:
Тавык түшен ваклап турыйбыз.
Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз.
Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз.
Кыярны – вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз.
Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз.
Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез.
Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз.
Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз.
Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.
Чыганак: Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев