Актаныш

Оригиналь салат

Ялларда ясап карыйк әле!

Кирәк:
 1-2 йомшак авокадо;
 2-3 тозлы кыяр;
 2-3 помидор;
 200 г краб таякчыклары;
 200-300 г креветка;
 тоз, борыч, тәмләт­кеч­ үләннәр, майонез.

Эш барышы:
Алдан креветканы суда пешерәбез (лимон согы өстәсәк тә була), суытып, чистартып куябыз. Барлык ингредиентлар озынча итеп турала. Салатны катлап ясыйбыз: авокадо, краб таякчыклары, помидор, тозлы кыяр, һәр кат өстенә майонез сөртеп барабыз. Салат өстенә майонез сылыйбыз һәм креветкалар тезеп чыгабыз, тәм­ләткеч­ үләннәр белән бизибез.

    Чыганак: Сөембикә

        

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: