Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Помидор чәчү вакыты җитте

Март ае якынлаша, димәк, помидор чәчү вакыты да җитә.

      Бу эшнең кыенлыгы юк, ул тиз тишелә, ләкин аны өй шартларында кыска буйлы, юан сабаклы итеп үстерүе генә катлаулырак.

      Беренче киңәш: кабына карагыз!
 Һәр сортның үз өлгерү вакыты. Гадәттә, бу мәгълүмат орлыкның кабына язылган була. Шуннан чыгып, кайчан чәчәргә кирәген исәпләве кыен  түгел. Моңа орлыкларның тишелеп чыгу өчен ничә көн кирәген дә кушыгыз.

      Иртә өлгерешле сортларны туфракка 60–65 көнлек булганда утырталар. Июньнең уннарына кадәр безнең җирлектә әле кыраулар төшү  куркынычы бар. Әгәр дә каплап үстерергә мөмкинлегегез булмаса, иртә өлгерешле сортларны март ахыры–апрель башында гына утыртырга  кирәк.
Теплицагыз булса, анда помидорларны май башында ук утыртырга була. Димәк, орлыкларны да мартның беренче атнасыннан калмый  чәчәләр.

Реклама

      Икенче киңәш: ай календарена күз салыгыз.
Кемдер моңа ышана, кемдер юк, ләкин тәҗрибәле бакчачылар ай календаре белән эш итәргә тырыша. Ай календаре безнең газетада басылган иде, шуны эзләп табыгыз.

     Өченче киңәш: туфракны дөрес әзерләгез.
 Кибеттә әзер туфраклар да сатыла, ләкин тәҗрибәле бакчачылар, үзең әзерләгәне күпкә яхшырак, ди. Аның составында үсемлекләр җәй буе  үсәчәк җирнең туфрагы булса, стрессны азрак кичерәләр, тамырлары тизрәк ныгый икән. Билгеле, туфрак әзерләүгә көздән үк керешергә кирәк  иде. Үсемлекләр өчен кулай туфрак:
 1 өлеш кәсле туфрак;
 1 өлеш бакча туфрагы;
 4 өлеш торф;
 0,25 өлеш черемә алына.
 Тагын бер состав:
 3 өлеш торф;
 0,5 өлеш черемә;
 1 өлеш бакча туфрагы;
 1 өлеш пычкы чүбе (аны берничә көн чылатырга, аннары кайнар су белән пешекләргә кирәк).
 Чир чыгаручы гөмбәләрне юк итү өчен, орлыкларны чәчкәнче әзер туфракка куе кызыл төстәге марганцовка яки «Фитоспорин» эремәсе сибелә.

       Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев