Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре

Әссаләмугаләйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Мөхтәрәм җәмәгать-әл мөслимин, 2 февральдә безнең өчен кадерле айларның берсе булган Рәҗәп ае башланып китте.

       Рәҗәп ае башлангач укыла торган дога

"Әллаһуммә бәрик ләнә фи раҗәбә үә шагъбәнә үә бәллигъна рамәдан".

Мәгънәсе: "Йә Аллаһым! Рәҗәп һәм шәгъбән айларын безнең өчен мөбәрәк кыл һәм безне рамазан аена ирештер".

Реклама

Раҗәб һәм шәгъбан - Рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар булып тора. Бу ике мөбарәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез. Бу айларда без Рамазанга әзерләнәбез. Бүгенге вәгазебез, ин шә Аллаһ, Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре турында булачак.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләре бер хәдистә: «Раҗәб — Аллаһның ае, шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең ае», - дип әйткән. Берәү Пәйгамбәребездән (с.г.в.) : «Йә, Расүлүллаһ, ни өчен Раҗәб — Аллаһ ае соң ул?» — дип сораган. Расүл әкрам (с.г.в.) : «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошман кулларыннан коткарган», - дип аңлаткан.
Раҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирә. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне ашату, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, «Ихлас» сүрәсен ешрак уку күркәм гадәт булып тора.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләре раҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирәләр. Бу вакытта догалар кабул була. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) : «Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә уз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр», - дип әйткән.
Бу кичәләрдә мөселманнар Раббылары һәм тормышлары турында уйланалар, фикер йөртәләр, Коръәнне күп итеп укыйлар, догалар кылалар. Аллаһы Тәгалә безгә бу кичәләрдә гөнаһлардан пакьләнергә, үзебезнең изге ниятләргә, максатларга ирешергә зур мөмкинлекләр бирә. Без бу кичәләргә игътибарлырак булырга, аларны шатланып, сөенеп каршы алырга тиешбез.
Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу — сөекле Пәйгамбәребезнең ф әтисе Габдуллаһ белән әнисе Вәһб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре, раҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул — Мигъраҗ кичәсе, раҗәб аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы кичтә була. Мигъраҗ — күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә пәйгамбәребез Мөхәммәд хәзрәтләренең тормышында олуг могҗиза булып санала. Раҗәб аеның 27 нче төнендә Расүлебез (с.г.в.) А ллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла. Бу хакта Аллаһ Раббыбыз «Исра» сүрәсенең 1 нче аятендә болай дип әйтә:
«Үз колын бер төндә Хәрам мәчеттән аятьләребезне күрсәтү өчен тирә-ягын бәрәкәтле иткән Ерак мәчеткә күчергән Затка дан! Ул, чынлап та, һәрнәрсәне Ишетүче, Күрүче».
«Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:1
Риваятьләр буенча, Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) Мәккә Мөкәррамә шәһәрендәге Хәрам мәчетендә («Изге мәчет»), ягъни Кәгъбәтуллаһ янын¬да йоклап яткан вакытында, Җәбраил фәрештә «Борак» (мәгънәсе — «яшен тизлегендә оча торган») дип аталган хайванга атланып килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Борак белән яшен тизлегендә Хәрам мәчетеннән Кодыс шәһәрендәге (Иерусалим) Әл-Әкъса мәчетенә («Ерак мәчет») күчә. Шунда Аллаһның расүле Мөхәммәд (с.г.в.) башка пәйгамбәрләргә имам булып, алгы сафта намаз укый. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) башка пәйгамбәрләрдән өстен булуын күрсәтә. Соңрак Мөхәммәдкә (с.г.в.) өч савыт китереп куялар: аларның берсендә су, икенчесендә сөт һәм өченчесендә шәраб (хәмер) була. Аллаһның Расүле с(с.г.в.) өт салынган савытны сайлый. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сайлавын күргәч: «Әй, Мөхәммәд, син һәм синең өммәтең дөрес юлда. Исерткеч эчү — хәрам!»—дип әйтеп җибәрә. Сөтнең ак төсе хакыйкатьнең, дөреслекнең, иминлекнең билгесе булып тора. Шуннан соң Аллаһы Тәгаләнең әмере килә: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Җәбраил фәрештә белән күккә менәләр. Мөхәммәд (с.г.в.) җиде кат күк аша үткәндә, аның һәр капусында үзенә кадәр Җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Идрис, Муса, Гайсә һәм Ибраһим белән очраша. Җәбраил фәрештә махсус бер чиккә - Сидрә мәкамгә кадәр генә бара ала. Шунда җиткәч, Җәбраил фәрештә: «Миңа куелган чик шушында бетте, алга таба барырга рөхсәт юк», — дип әйтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәфәрне үзе генә дәвам итә. Расүлебез Ц җәннәт белән җәһәннәм галәмәтләрен күрә, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә.
Хөрмәтле мөселманнар! Бу сөйләшү сүзләрен без барыбыз да намазда, ягъни кагъдәдә, «Әттәхият»кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребезнең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис-шәрифтә: «Намаз - мөэминнең мигъраҗы», — дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, Аңа мөрәҗәгать итәбез, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешеп торабыз. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә шушы кичәдә Пәйгамбәре Мөхәммәдкә өч(с.г.в.) бүләк тапшыра:
- биш вакыт намаз фарыз кылына;
- «Бәкара» сүрәсенең ахыргы аятьләре бирелә (285-286 нчы аятьләр);
- Пәйгамбәребезгә  Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә, ягъни Пәйгамбәребе(с.г.в.) Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп (шәфәгать кылып), аларны газаплардан коткара алачак.
Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә намазларыбызны вакытында, дөрес һәм ихлас күңел белән укып, бу дөньяда һәм Ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсә иде.

Нияз хәзрәт Сабиров,
Апанай мәчете имам-хатыйбы, ТҖМДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев