Рамазан ае кайчан башлана?
2021 елда Татарстанда Рамазан
Рамазан-шәриф аеның беренче көне – 2021 елның 13 апрелендә.
Беренче тәравих намазы 2021 елның 12 апрелендә Ястү намазыннан
соң укылачак.
Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.
Ураза быел 30 көн тотыла.
Гает намазы – 2021 елның 13 маенда.
Зәкят түләү өчен нисаб 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча).
Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитыр сәдакасы бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә. Ул ризык/азыктөлек белән дә, акчалата да мөмкин.
Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б.
өчен) тота ала.
Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев