Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Рамазан гаете 30 мартта районыбызның һәр мәчетендә иртәнге 6.00 сәгатьтә башлана

Мөхтәрәм милләттәшләр, дин кардәшләребез! Көтеп алган мөкатдәс Рамазан гаете якынлаша. Рамазан – шәриф – рәхмәт, мәгъфирәт, сабырлык, изгелекләр, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган ай. Рамазан гаете 30 март, якшәмбе көнне районыбызның һәр мәчетендә иртәнге 6.00 сәгатьтә Коръән уку белән башлана һәм 6.30 минутта гает намазы укыла.

Намазга кадәр фитыр сәдакаларыбызны биреп бетерү кирәк. Быел фитырның күләме урта хәллеләр өчен кимендә 200 сум, зәкят түләүчеләр өчен йөзем исәбе белән 1100 сумнан киңәш ителә. Тота алмаган уразаның фидиясе һәр көн өчен 400 сум.

Аллаһы Тәгалә ошбу айда тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл- гыйбадәтләребезне, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын.  

Актаныш мөхтәсибәте, 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев