Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Розаларны капладыгызмы?

Синоптиклар алдагы көннәрдә 22 градуска кадәр салкыннар вәгъдә итә.

Салкыннар башланды. Синоптиклар төнлә 22 градуска кадәр салкыннар фаразлый. Димәк, ныклап туңдырганчы, күпьеллык чәчкәләрнең өсләрен капларга кирәк булачак.


Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерә. Түбән температура чәчәкләрне чыныктыра гына. Ә менә һава температурасы 6-7 градуска төшкәч, розаларны капларга кирәк.

Сабаклары 50 сантиметр калдырып киселгән куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк.

Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка ябарга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга. Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яки лутрасил кебек тукыма белән 4-5 кат уратырга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык кидереп куярга. Кар яугач, розаларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә, алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.


Тагын бер киңәш: розаларны коры көнне каплагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев