Сабантуебыз мөбарәк булсын! (Актаныш районы Сабантуй 2018 программасы)
Сез сораган идегез

Сабантуебыз мөбарәк булсын! (Актаныш районы Сабантуй 2018 программасы)

15 июнь Чишмә, Күҗәкә, Куян авыл җирлекләрендә сабантуй бәйрәме. 16 июнь Авыл җирлекләрендә сабантуй. 18:00 “Актаныш басмалары” ял паркында якташлар, үзешчәннәр катнашында кичке ретро концерт.

17 июнь Район үзәгендә сабантуй бәйрәме. 
10:00-10:40 сәг. Сабантуй бәйрәмен ачу. 
Театральләштерелгән бәйрәм тамашасы. Хезмәт алдынгыларының, кыр батырларының, көрәш батырларының, җигелгән атларның һәм бизәлгән машиналарның мәйданга чыгуы. Интерактив уеннар. Балалар өчен махсус кече сабантуй. Күргәзмәләр.
10:40-10:50 Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның котлавы.
10:50 Алдынгыларны котлау, бүләкләү.
11:10-15:00 Бәйрәм концерты.
09:00-14:30 Спорт ярышлары, күмәк уеннар, бәйгеләр.
12:00 -15:00 Атлар  чабышы ярышлары.
13.00 “Халкым хәзинәсе“ авыл 
җыены фестиваль-конкурсының икенче этабы: күргәзмә-чыгышларны карау.
13.00 Автоузыш.
Спорт төрләре
09:00 Пляж волейболы: ирләр, хатын-кызлар.
11:10 Милли көрәш.
11:00  Гер күтәрү.
11:00 Волейбол.  Ир-атлар. Хатын-кызлар.
11:00 Шахмат.
11:30 Озынлыкка, биеклеккә сикерү.
11:30 Чүлмәк вату.
12:00 Йөгерү.
12:00 Капчык белән сугышу.
12:00 Атлар чабышы.
12:00 Утын кисү.
12:30 Кул көрәштерү.
12:30 Йомыркалы кашык кабып йөгерү.
13:00 Авыш баганага менү.
13:00 Чиләк белән су ташу.
13:00 Ласта киеп йөгерү.
13:00 Әтәчле баганага менү.
13:00 Иң көчле кешене билгеләү.
13:30 Муенга аркан киеп тартышу.
13:30 Капчык киеп йөгерү.    
13:30 Ваннадан балык тоту.
13:30 Җилем тарту.
Район сабантуен оештыру комиссиясе.


Нет комментариев