Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Сарымсак кандагы шикәрне киметә

Табиблар рационга көн дә сарымсак кертергә киңәш итә.


Сарымсак кандагы шикәрне киметә
Бөекбритания табибы Сара Брюэр рационга сарымсак кертергә тәкъдим итә. Сарымсак кандагы шикәр дәрәҗәсен тиз арада киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Бигрәк тә ул шикәр чире белән авыручылар өчен файдалы. Белгеч сүзләренә караганда, аның составында аджоен бар. Бу матдә кандагы шикәр дәрәҗәсен 25 процентка киметергә сәләтле.
 
Шулай ук ашларга сарымсак мае да өстәргә була. Ризык глюкозаны үзләштерүне арттырачак.

Моннан тыш, сарымсак “начар” холестерин белән көрәштә дә ярдәм итә. Моның өчен тәүлегенә ике-өч тырнак ашау да җитә.

Начар холестериннан котылу нәтиҗәсендә инсульт, яки йөрәк өянәгенең үсеш куркынычы 25 процентка кими.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, сарымсак эчәклектә бифидобактерияләр булдыруга ярдәм итә. Ул, шулай ук, микрофлораны нормальләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев