Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Актанышта ярминкә 4 ноябрьдә булачак

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә Актанышта зур ярминкә оештырыла.

          Ярминкәне райондашларыбыз көтеп ала.  Аеруча авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган беренче көзге ярмикәдә бу аеруча нык сизелде. Ит-сөт кебек көндәлек ризыкларны сатып алудан тыш, кыш чыгарлык терлек азыгын да юнәтеп куярга теләүчеләр күп булды. Мөхәррият каршындагы автостоянкада хуҗалыклардан килгән йөк машиналары янындагы чиратны күргәч, Совет чорлары искә төште. Бодай, арпа кебек бөртеклеләрне алдан сөйләшеп озатып җибәрү өлкәннәр арасында ризасызлык тудырды. 

         Шәт алдагы бәйрәм көнендә узачак ярминкәдә  өлкәннәр өчен кирәкле товарларга кытлык булмас. Оештыручылар райондашлар фикеренә колак салыр дигән ышанычта калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев