Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Сез сораган идегез: Кәҗә мамыгы файдалы диләр

Бик борынгы заманнардан ук кәҗә мамыгының авыру кешене савыктыру үзенчәлегенә ия булуын аңлаганнар.  Сәүдәгәрләр аны хәтта “йомшак алтын” дип тә йөрткән. 

 

Ата-бабаларыбызның вакытыннан алда туган, яки көчсез сабыйларны мамык шәлләргә төреп йөрткәне дә мәгълүм. Әйткәндәй, салкын тиюдән саклану өчен әле дә күпләр кәҗә мамыгыннан бәйләнгән оекбаш, жилет кия.
Болар һич тә могҗиза түгел. Эш шунда: кәҗә мамыгында савыктыру үзенчәлегенә ия матдә — ланолин бар. Ул медицинада аллергиягә һәм салкын тиюгә каршы тәгаенләнгән барлык диярлек препаратлар составында да бар. Бу матдә тән яралары тизрәк төзәлүгә һәм сынган урыннарның савыгуына булышлык итә. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән коры шәл лимфаденитны яхшы дәвалый, буыннардагы ревматик авыртынуларны тынычландыра.
Кәҗә мамыгының тагын бер уникаль үзенчәлеге бар: ул 35 процентка кадәр күләмдә дымны үзенә тарта, аннары ул аны парга әйләндерә, шул ук вакытта ул коры кала. Чагыштыру өчен: мамык нибары 8 процент дымны “эчсә”, синтетик әйберләр дымны “йотарга” бөтенләй сәләтсез.

Кәҗә мамыгының үзенчәлеге аның химик составы, механик һәм физик сыйфатлары белән билгеләнә:
√ мамык җепселләре (ворсинка пуха) кәҗә тиресендәге май һәм организмыннан бүленеп чыккан тир белән туендырылганлыктан, аны пычранудан, керләнүдән саклый;
√ мамык җепселләре составында 20 төрле аминокислота бар;
√ кеше организмы бүлеп чыгарган җылыны кәҗә мамыгы тирә-якка таралудан саклый һәм, шунлыктан, аңардан тегелгән-бәйләнгән киемнәр һәрвакыт җылы була;
√ кәҗә мамыгы җиңел сузыла, тыгыз һәм сыгылмалы, җиңел һәм нәфис;
√ йон организмдагы нерв очларын массажлый, капиллярдагы кан йөрешен яхшыртуга булышлык итә.

Мамыктан бәйләнгән эшләнмәләр радикулит, остеохондроз, артроз кебек чирләрне дәвалауда ярдәм итә һәм салкын тиюне профилактикалауда файдасы зур. Шунысы мөһим: кәҗә мамыгы аллергия реакцияләре тудырмый.

Радикулит, полиневрит чиренә тарысагыз, мамык шәлне билгә буып кую хәлегезне яхшыртыр.

Мигрень, өч тармаклы нерв ялкынсынганда башыгызга мамык шәл бәйләргә кирәк.

Ангина вакытында су компрессы урынына муен тирәсенә мамык яулык бәйләү күпкә файдалырак булыр.

Аяк тамырларында варикоз киңәйгән очракта аны мамык яулык белән урап куярга киңәш ителә. Ялкынсыну һәм авырту бераздан басылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев