СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Районда кайсы объектлар ябыла, ә кайсылары эшлиячәк?
Актанышта югары әзерлек режимы кертелде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 5 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертү турында карар гамәлгә керде.
Аның нигезендә бөтен массакүләм чаралар тыела, сәүдә үзәкләре, йөзү бассейннары, спорт үзәкләре, дискотекалар, кинозаллар, кафе-рестораннарның эшчәнлеге туктатып торыла.
Бары тик азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев