Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Кибеттә зыян күргән товар өчен түләргә кирәкме?

Кулланучылар еш кына "Кибет территориясендә түләнмәгән товарны очраклы рәвештә зарарлаганда нәрсә эшләргә?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итә.

 “Мондый товар өчен без түләргә тиешме, әгәр юк икән, кайсы законга сылтама ясарга?” Әлеге сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аңлатма бирә. Әгәр сез очраклы рәвештә кибеттәге товарга, әйтик, киштәдәге минераль су шешәсенә зыян салгансыз һәм ул ватылган икән, бу хәл товар өчен түләүдән алдарак барлыкка килгән икән, кибет хезмәткәрләре Сездән бозылган товарга түләүне таләп итәргә хокуклы түгел. Түләү вакытына кадәр кибеттәге товарга хилафлык китерү мөлкәтнең очраклы рәвештә һәлак булу яки зыян күрү хәтәре булып тора. Гражданлык хокукы буенча, милекче сатып алачак әйберне очраклы рәвештә һәлак итү яки аңа зыян салуның ихтимал тискәре нәтиҗәләре (сарыфлар) өчен кем җаваплы була дигән мәсьәләне хәл итү – милекчелек хокукының (оператив идарә итү хокукының) күчү вакытын билгеләүгә бәйле.


Әгәр шартнамәдә башкасы каралмаган булса, сатып алыначак әйберләрнең очраклы рәвештә һәлак ителү яки бозылу хәтәре өчен җаваплылык милекчелек хокукы белән бер үк вакытта сатып алучыга күчә. Димәк, гомуми кагыйдә буенча, әйбернең һәлак булуына яки җимерелүенә бәйле рәвештә китерелгән сарыфлар (хәтәр) өчен аларның милекчесе җаваплы була, әмма ләкин яклар шартнамәдә моның башка тәртибен дә күздә тота ала, мисал өчен, әйберне очраклы рәвештә һәлак итү хәтәре өчен, аның бәясен түләгән вакыттан башлап, сатып алучы җаваплы була. Шартнамәдә башкача каралмаган булса, мөлкәтне очраклы һәлак итү яки аңа зыян салу хәтәре өчен, РФ Гражданлык кодексының 211 статьясы нигезендә, кибет җаваплы була. Бу очракта, товар өчен кассада түләнгәнчегә кадәр, кибет милекче булып тора.


Әйберләр сатып алырга ниятләгәндә, моңа охшаш хәлләргә тарымас өчен, Сездән пөхтә булуыгызны һәм нәни балаларны күз уңыннан ычкындырмавыгызны сорыйбыз. Кибетләргә булган сәфәрләрегез күңелле һәм сыйфатлы булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев