Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Квитанцияне күпме һәм ни өчен сакларга кирәк?

Әгәр дә сез элеккегечә квитанцияләрегезне интернеттан түгел, ә почта бүлегендә яки банк аша түлисез икән, әлеге түләү кәгазьләрен, түләгәнлекне раслауга бәйле күңелсезлекләрне булдырмас өчен, берникадәр вакыт дәвамында сакларга кирәк булачак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Чаллы бүлегенә коммуналь түләүләрне банк бүлеге аша түләгән клиент мөрәҗәгать итте. Берникадәр вакыт узгач ул квитанция алган, анда узган ай өчен түләнергә тиешле әҗәт өстәп язылган булган. Клиентның квитанцияне югалткан булуына бәйле рәвештә алдан түләгәнлекне раслауда кыенлыклар килеп туган.


Мобиль телефоны счетына акчаны банкомат аша салучылар да шундый ук хәлдә калырга мөмкин.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хәбәр итә:
Әгәр дә сез элеккегечә квитанцияләрегезне интернеттан түгел, ә почта бүлегендә яки банк аша түлисез икән, әлеге түләү кәгазьләрен, түләгәнлекне раслауга бәйле күңелсезлекләрне булдырмас өчен, берникадәр вакыт дәвамында сакларга кирәк булачак. Сакланган түләүләр кайсы очракларда кирәк булырга мөмкин? Әгәр сезнең түләү узмаса яки хаталар – төгәл булмаган белешмәләр белән узса. Мондый очракларда квитанцияләр сезгә алга таба башкарылган түләүләрдә ялгышмаска һәм коммуналь хезмәтләргә бернинди дә түләячәк әҗәтләрнең булмавын расларга яисә Сездән акчаның китүе, ләкин төгәл булмаган белешмәләр белән икәнлеген дәлилләргә булышачак. Квитанцияләрне күпме сакларга кирәк? Квитанцияләрне саклауга бәйле конкрет чор закон дәрәҗәсендә билгеләнмәгән. Ләкин РФ Гражданлык кодексында (196 статья) дәгъва белдерү срогы – судка мөрәҗәгать итәргә һәм сезнең тарафтан түләүнең гамәлгә ашырылганлыгы турында дәлилләргә мөмкин булган срок дигән төшенчә бар. Ул 3 ел тәшкил итә. Ягъни түләү кәгазьләрен сакларга кирәкле минималь вакыт 3 ел тәшкил итә, судлар еш кына аннан күбрәк вакыт узгач та дәгъваларны кабул итә һәм суд карары өчен сезнең шартлар җитәрлек булырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев