Актаныш

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: 2020 елдан ни көтергә?

Тормыш өчен кирәкле дарулар исемлеге киңәйтелә, пенсия күләме арта, автомобильләргә бәя күтәрелергә мөмкин, укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча бирәчәкләр.

 

Пенсия турында

1 гыйнвардан пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен – 61, хатын-кызларга 56 яшь булачак. 2020 елда пенсиягә 1959 елда туган ир-атлар һәм 1964 елда туган хатын-кызлар чыга ала.

Мәгълүм булганча, Россиядә 2018 елдан пенсиягә чыгу яше акрынлап арта бара – 2028 елга ул хатын-кызлар өчен 60 һәм ир-атлар өчен 65 яшькә җитәчәк.

Гыйнварда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 6,6%ка артып 16,4 мең сум тәшкил итәчәк, бу 2019 елга караганда мең сумга артыграк.

Пособиеләр һәм ана капиталы

1 гыйнвардан йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 322 мең сумга кадәр артачак. Яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгәннәр 28 мең сум айлык пособие алачак 2019 елда ул 26 мең сум тәшкил итә иде.

1 гыйнвардан ана капиталы 453 сумнан 466 мең 617 сумга кадәр артачак. Россиядә 2007 елдан бирле гамәлдә булган әлеге программа һәм 2021 елга кадәр дәвам итәчәк.

1 гыйнвардан яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге бала тәрбияләгән өчен 50 сум күләмендә пособие гамәлдән чыгарылачак, ә беренче һәм икенче балага 12 мең сум күләмендә акча түләү төбәктәге ике тапкыр яшәү минимумыннан кимрәк керем алган гаиләләргә таратылачак.

Минималь хезмәт хакы

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы, 2019 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы күләменә кадәр, ягъни аена 12 130 сумга кадәр күтәреләчәк. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча (больничный) пособиенең күләме 2301,36 сумга кадәр артачак. 2019 елда ул 2150,68 сум тәшкил итте.

Тормыш өчен кирәкле дарулар исемлеге

1 гыйнвардан тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә 24 яңа препарат өстәләчәк. Алар арасында: шешкә, гөмбәләргә каршы, бронхиаль астма, антибиотиклар һәм C гепатитына, ревматоид артритка, шикәр диабетына, псориазга каршы препаратлар өстәләчәк.

Моннан тыш, йөрәк һәм кан тамырлары белән авырганнарны льготалы дарулар белән тәэмин итү буенча сынау проектлары эшли башлаячак.

Табиблар өстәмә премия алачак

1 гыйнвардан башлап, диспансерлаштыру яки профилактик медицина тикшерүе вакытында пациентларда онкология авыруын ачыклаган табибларга төрле өстәмә түләүләр керәчәк. Әлегә стимуллаштыруга юнәлдерелгән түләүләрнең күләме билгеле түгел.

Ни өчен укытучыларга

1 млн сум акча бирәчәкләр?

1 гыйнвардан “Земский учитель” федераль программасы старт ала. Авылга яки зур булмаган (50 мең кешелек) шәһәрләргә эшкә килгән укытучыларга 1 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Ерак Көнчыгыш федераль округына эшкә киткәннәргә түләү 2 млн. сумга кадәр арттырылачак. Элегрәк шундый ук программалар төбәк дәрәҗәсендә бар иде.

Электрон хезмәт кенәгәләре

1 гыйнвардан Россиядә 2020 елдан электрон хезмәт кенәгәләрен кертү турындагы закон үз көченә керде. Хезмәт эшчәнлеге, стаж, биләгән вазыйфалар, башка эшкә күчерү, һәр хезмәткәрнең эш шартнамәсен туктату һәм эштән чыгару турында мәгълүмат ай саен Россия Пенсия фондына тапшырылачак. Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү акрынлап ел дәвамында барачак. 2021 елның гыйнварыннан беренче тапкыр эшкә урнашканнар өчен барлык язулар да бары тик электрон форматта гына теркәләчәк.

Органик продукция кибет

киштәләреннән югалачак

1 гыйнварда органик продукция турында закон үз көченә керә. Яңа закон нигезендә, органик ягъни натураль продукция җитештерүчеләр үз товарларын агрохимикатлар, пестицидлар, антибиотиклар һәм гормоннар кулланмыйча җитештергәнен расларга тиеш булачак.

Кирәкле аттестацияне бары тик Росаккредитация тарафыннан расланган сертификация компанияләре генә үткәрәчәк. Тикшерү узганнан соң, җитештерүчеләр органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына эләгәчәк һәм этикеткаларда “органик” дип бердәм тәңгәллек билгесе – ак бит урнаштыра алалар.

Бу Закон бары тик Россия продукциясенә генә кагылачак, ә чит илнекеләр тоткарлыксыз сатыла алачак. Әлбәттә, яхшымы бу яки начармы дигән сорауга җавап бер генә. Әмма бу хакта җентекләп газетабызның алдагы саннарында язарбыз.

Акцизлар үсеше

1 гыйнвардан күпчелек акцизлы товарларга, аерым алганда, сидр, медовухка, күбекле шәрабларга, сыра, тәмәке продукциясенә, электрон тәмәкегә, двигатель егәрлеге 90 ат көченнән артык булган җиңел автомобильләргә, мотоцикллар, бензинга һ.б. ставкалар артачак. Әйтик, шәрабка акциз бер литры өчен 31 сумга кадәр артачак. Шампан шәрабына акциз литры 40 сум тәшкил итәчәк.

Хәмергә дә бәя артачак

1 гыйнвардан хәмернең минималь ваклап сату бәясе – 0,5 литры өчен 215 сумнан 230 сумга кадәр, коньякка – 388 сумнан 433 сумга кадәр, брендига – 0,5 литры өчен 307 сумнан 315 сумга кадәр артачак.

Автомобильләргә бәя артачакмы?

1 гыйнвардан тәгәрмәчле транспорт чараларына (шасси) һәм тагылмаларга утильләштерү җыемы ставкасы артачак. Моның белән бәйле рәвештә, автодилерлар машиналарга да бәяләр артачак, дип фаразлый. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм җитештерүчеләр бәяләр үсешен көтелмәгәнен искәртә. Әлбәттә, азга гына да бәя арту җитештерүчегә дә, сатып алучыга да кулай түгел. Бүгенге көндә яңа машина сатып алучылар кимегәннән-кими. Шул сәбәпле, бәя арттыру шактый гына җитештерүчеләр өчен бөлгенлеккә бер адым. Билгеле, артмый калмаячак ул. Әмма сатып алучылар өчен сизелерлек кинәт сикермәячәк дип ышандыра белгечләр.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: