Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Шифаханә-курортка бушлай юлламага кем хокуклы?

Русия Федерациясе Социаль страховкалау фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе аңлатма бирә.

Дәүләт социаль ярдәме турында Федераль закон нигезендә түләүсез шифаханә-курорт дәвалавына хокуклы:
сугыш инвалидлары;
Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
1941 елның 22 июненнән 1945 елның 03 сентябренә кадәр алты айдан да ким булмаган чорда хәрәкәт итүче армия составына кермәгән хәрби частьларда, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында хезмәт иткәннәр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССРның орден яки медале белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр;
Бөек Ватан сугышы чорында һава оборонасы, урындагы һава оборонасы объектларында, оборона корылмалары, хәрби-диңгез базалары, аэродромнар һәм тыл объектлары чикләрендә башка хәрби объектлар төзелешендә эшләгән кешеләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы башланганда башка дәүләт портларында тоткында булган транспорт флоты суднолары әгъзалары;
һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары гаиләләре әгъзалары, һава оборонасы объектларын һәм авария командаларын яклау төркемнәре арасыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, шулай ук Ленинград шәһәре госпитальләре һәм дәваханәләрендә һәлак булган хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары;
инвалидлар;
инвалид балалар;
Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булганнар һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категориясе.
Төп авыруларны профилактикалау максатында медицина күрсәтмәләре булганда бушлай шифаханә-курорт дәвалавына хокук бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев