Актаныш

СОРАШТЫРУГА НӘТИҖӘ ЯСАП: Актанышлылар пиннекне сатып кына ала диләр...

Безгә дә кызык булып китте: Актаныш районында бер пар пиннек бәясе ничә сумнан йөри икән?

“Актаныш-информ” төркеменә язылучылар арасында оештырган чираттагы сораштыру пиннек җыю темасына багышланган иде. Бер атна эчендә сораштыруда 245 кеше катнашкан. 

Элегрәк пиннекне Питрау көненнән соң  җыялар кебек калган хәтердә. Әмма хәзер кышкылыкка пиннекне кем кайчан җитешә, шул вакытта җыя булып чыкты. Тавыш бирүчеләрнең 31,02% ы   (76 кеше) бу эштән Питрауга кадәр үк котылып куйган. Алар, нигездә, мал асрап, чын авыл тормышы белән яшәүчеләр. 
-    Җай туры килгәндә бу эшне башкарып куябыз инде. Аннан печән мәшәкате башлана бит. Бөтенесен берьюлы эшләү мөмкин түгел. Пиннек сындырырга гаилә белән чыгабыз, - диде бер авыл агае. 

Шулай да зур күпчелек халык, традицияләргә тугры калып, пиннекне Питраудан соң әзерли булып чыкты. “Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә яши халыкта. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый. “Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң тамырда” диләр. Шуңа күрә, татар һәм керәшен халкы, гомер-гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән. 

“Себеркенең ничек саклануы көннең торышыннан тора. “Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт. Аннан соң ул картая башлый. Файдалы үзлекләре калмый. Себеркене кояш кыздырганда җыймыйлар. Аңа йә иртән-иртүк, йә көн сүрелгәч кенә баралар. Әзер себеркеләрне дә кояш күрергә тиеш түгел. Аларны караңгы, җиләс урында киптерәләр” кебек киңәшләр дә шактый күп интернет киңлекләрендә. 

Сораштыруда катнашкан 23 кеше (9,39%) мунчаны пиннексез керүен хәбәр иткән. Монысы да, җәмәгать, һәркемнең үз ихтыярында. Берәүләргә кызу, пиннекле мунча керергә  сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәсә, ясалма чәч, үстерелгән керфек ияләре махсус рәвештә мондый мунчадан баш тарта. 
-    Керфек ясату бәяләрен очсыз дип әйтеп булмый. Матурлык корбаннар таләп итә. Бер сәгать кызу мунчада юынганчы, мин ике-өч ай озын керфекле булып йөрим, - дип, бу уңайдан бер сылуның  үз фикере белән уртаклашуы искә төште....

19 тавыш бирүче (7,76%) пиннек җыймауны фатирда яшәве белән аңлаткан. Мөгаен, алар мунчалы туганнарына кунакка гына кайта торгандыр. Ә татар халкында ялга кайтучыдан пиннек сорау гадәте юк. 

Сораштырудагы иң соңгы вариантны шаярып кына куйган идек – урманнар өскә авам дип торган Актанышта пиннекне сатып алалардыр дигән юк башка да кереп чыкмады. Әмма  “пиннекне сатып кына алабыз” дигән вариантка 7 кеше үз тавышын калдырган. Безгә дә кызык булып китте: Актаныш районында бер пар пиннек бәясе ничә сумнан йөри икән? Бу хезмәтне кемнәр тәкъдим итә? Һәм, иң мөһиме, алар үзмәшгуль булып теркәлергә җитешкәнме икән әле? 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: