Су туңса да, алар хезмәттә
Без барган көнне бинада 4 градус җылы иде. Кайбер көнне минус дүрт градус була икән.
Татар Ямалысы почта бүлекчәсе бинасы 1980 елда ук төзелгән булса да, шунда эшләүчеләрнең үз көчләре белән ясалган косметик ремонттан башка төзекләндерү күрмәгән. Бина электр белән җылытыла. Хәер, җылытыла дип әйтү бик дөрес тә булмыйдыр. Әле аннан, әле моннан асылынган электр чыбыклары ул җылыткычларны бик еш яндырып чыгара икән. Без барган көнне дә бинада бары тик 4 градус җылы иде. Өсләренә куртка, кулларына перчатка кигән хат ташучылар газета-журналларны бүлә, ә почта бүлекчәсе җитәкчесе халыктан түләүләр кабул итү белән мәшгуль иде. Кечкенә генә бинага йомышлары белән уннан артык кеше җыелган.
–Бүген бераз хәл әле. Кичә розеткаларны карап киткәннәр. Шуңа җылыткыч кушылган. Моңа кадәр минус биш градус салкында эшләдек. Идән юарга дип чиләккә алып куйган суларга кадәр ката. Шундый шартларда хезмәт куябыз. Биредә өшеп утыргач, авыр сумкаларны, товар тутырган тартмаларны күтәреп, салкында урам буйлап газета-журналлар өләшәбез, - ди хат ташучы булып эшләүче Рәмилә Мадыйхова.
Әлеге почта бүлекчәсе Бурсык, Буазкүл, Татар Ямалысы, Мәсәде авылларына хезмәт күрсәтә. Дүрт хат ташучы эшли. Бүлекчә белән 1987 елдан бирле Рушания Камалова җитәкчелек итә.
–Газета-журналларга яздыруда кызлар тырышып эшлиләр. Кайсына ялынып, кайсын юмалап булса да яздыралар. Авыллар картая. Вакытлы матбугатка язылырга теләүчеләр кими. Товар да сатмый булмый. Рентабельлелек булмагач, товар сатып булса да, хезмәт хакы эшләргә мәҗбүрләр.
2021 елның беренче яртыеллыгына бүлекчәдә 1133 газетага (шуның 138 е – “Актаныш таңнары”), 87 журналга язылганнар. Хат ташучылар аларны ияләренә вакытында өләшәләр.
–Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, газеталарның 15 ендә генә чыга башлавы абунәчеләрдә ризасызлык та тудыра. Арада икенче елга гыйнвар ае өчен язылмыйбыз, диючеләр дә бар. Хәзер әкренләп, 2021 елның икенче яртыеллыгы өчен подписканы башлыйбыз.
Почта бүлекчәсенә кергән клиентларның да фикерләре белән кызыксындык.
–Биредә чират торган арада да киез итек белән дә аякларым өшеде. Ә Рушанияга көн буе шушында утырырга кирәк. Хат ташучылар да бураннарда, кар ера-ера гәҗитләр өләшәләр. Аларның килгәнен көтеп кенә торабыз. Үзем “Актаныш таңнары”, “Татарстан яшьләре”, “Ирек мәйданы” алам. Шушылай изаланып эшләгәннәренә күрә хезмәт хакларын да арттырсыннар иде, –ди Инсия Мәхмүтҗанова.
–Моңа кадәр район гәҗитен гел алдым. Хәзер үзем генә калдым. Өстәвенә, күзем дә күрми. Их, гәҗит белән бергә күз дә китерсәләр, хәзер дә алдырыр идем, - дип шаяртты Фәния Акбирова. – Почтага утка, газга түләргә киләм. Кызларга рәхмәттән башка сүз юк.
Татар Ямалысы почта бүлекчәсендәге хәл буенча Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе Тимофей Долголевка телефон аша хәбәргә чыгып, аңлатма бирүен үтендек.
-Бүлекчәдә салкын, шартлар булмау буенча без хәбәрдәр. Шушы көннәрдә тендерны откан Башкирияның бер оешмасы белән килешү төзедек. Алар Татар Ямалысына барып, почта бүлекчәсен карап киттеләр. Тиздән җылылык системасына демонтаж эшләнәчәк. Почта бүлекчәсе ике катлы бинада урнашкан һәм нык иске. Җил йөреп тора. Үзебезнең өлешкә җылылык үткәрсәк тә, җылы торырмы дип борчылабыз. Моның буенча район башкарма комитетына үзебезнең исемнән хат юлладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев