Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Тәүлегенә ничә әстерхан чикләвеге ашарга ярый?

е Әстерхан чикләвеге — файдалы матдәләр хәзинәсе. Ул витаминнар һәм микроэлементларга бай. Чикләвек бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә кирәк. Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Өстәвенә, бик туклыклы да. Бу чикләвекне даими куллану организмга ничек тәэсир итә, аның нинди файдалы үзлекләре бар, кемгә ашарга ярый-ярамавын нутрициолог Анна Береснева аңлата.

Чикләвекнең файдасы

Әстерхан чикләвеге баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Моны күп кенә фәнни тикшеренүләр, кимерүче җәнлекләр өстендә уздырылган экспериментлар раслый.

Бу чикләвекләр — биотин, омега-3, В төркеме витаминнары чыганагы. Болар барысы бергә стрессны һәм борчылуны киметә, шулай ук игътибар һәм зиһен күрсәткечләрен яхшырта, нейродегенератив бозылулар куркынычыннан саклый.

Чикләвекнең файдалы үзлекләре исемлегенә шулай ук түбәндәгеләр керә:


— иммун системасын ныгыта;

— кандагы шикәрне киметә;

— хәтерне, гормональ фонны, эчәклек эшчәнлеген яхшырта;

— атеросклероз, анемия һәм гипертония вакы­тын­да уңай нәтиҗәләр бирә.


Әстерхан чикләвеген

ничек сайларга

һәм сакларга?

Иң яхшысы — кабыкта килеш сатып алу. Шул килеш алар ватылмыйлар һәм тиз генә күгәрмиләр. Караңгырак төстәгесен һәм әчкелтем тәмлесен сатып алмагыз. Чикләвекне суыткычта сакларга киңәш ителә, чөнки аңардагы майлар вакыт узу бе­лән әчергә мөмкин.

Җәй көне әстерхан чик­ләвеген сатып алырга кызыкмагыз. Эш шунда, чикләвек көзен генә өл­герә. Ә аны саклау срогы нибары 8-9 айдан арт­мый. Димәк, җәйгә алар бозыла башлыйлар. Әлбәттә, бу Латин Америкасыннан китерткән чикләвекләргә кагылмый.


Белгечләр көненә 35гр чикләвек ашарга киңәш итәләр. Теләсә кайсы азык­ны, хәтта бик файдалысын да чамадан тыш ашарга кирәкми. Әстерхан чикләвегенең энергетика кыйммәте югары (100 граммында 650 ккал якын) һәм майлар күп булу сәбәпле, артыгы бавыр, ашказанына зыян салырга мөмкин.

Моннан тыш, әстерхан чикләвеге аллерген азык. Күп ашасаң — аллергия реакциясе башланырга да мөмкин. Шулай ук артыгын ашау симерүгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев