Тәрәз төбемдә миләүшә!
Бу гөлне үрчетүнең иң гади һәм күптән сыналган ысулы: кеше-фәлән күрмәгәндә яфрагын урлап кесәгә тыгу. Әмма...
Миләүшә (фиалка) ягъни сенполия күпләрнең яраткан гөле. Беренчедән, ул күп урын алмый. Икенчедән, ел әйләнәсенә диярлек чәчәктә утыра.
Искиткечкеч көрән-зәңгәрсу чәчәкләрне 19 гасыр ахырында Африканың Танзалия җирендә очратканнар. Ул вакытта анда барон Адальберт фон Сен-Поль губернатор булган. Нәкъ ул сөйгәне белән саф һава сулап йөргәндә әлеге матур чәчәкләргә тап булган да инде, имеш.
Бүгенге көндә миләүшәнең егерме меңгә якын төре бар.
Бу гөлне үрчетүнең иң гади һәм күптән сыналган ысулы: кеше-фәлән күрмәгәндә яфрагын урлап кесәгә тыгу. Әмма шулай да гөл яфрактан тиз генә үсеп китсен өчен кайбер серләрен белергә кирәк.
1. Яфракны кайнатып суытылган суга тыгып торалар.
2.Ул утыртыласы туфрак йомшак булырга тиеш, аңа төрле ашламалар кушылмавы яхшы.
3.Яфракны бик тирән утыртмагыз.
4.Туфракка утыртыласы яфракның тамырлары 1-1,5 см җиткән булырга тиеш.
5.Яшь миләүшә үсентесен – 5 см, ә чәчәк атканын 7-8 см диаметрлы чүлмәккә утыртыгыз.
6.Ана яфрактан үсеп чыккан ботак төп яфракның 3/1 өлешенә җиткәч кенә үсентене күчереп утыртырга ярый.
7.Миләүшә гөле җиләс урынны яратмый. Аны яктылык җитәрлек дәрәҗәдә төшкән тәрәзә төбенә утыртыгыз. Әмма кояш нурлары турыдан-туры төшәрлек тә булмасын.
8.Чүлмәк төбенә керамзит һәм агач күмере салып калдырыгыз.
9. Яфрак, чәчкәләргә өстән су сибергә ярамый. Суны гөл астындагы савытка салалар.
10. Чәчәкләре барлыкка килә башлагач, аена ике тапкыр тукландырыгыз.
11. Гөлне ел саен күчереп утыртып тору хәерле. Күчергәндә чүлмәген алыштырмагыз, туфрагын гына яңартыгыз.
12. Кипкән яфраклары, чәчәкләрен гел алып торыгыз.
Ә иң мөһиме, яратыгыз! “Чәчәге ваграк”, “Чәчәгенең төсе ошап бетми” дип уйлауга ук гөл сула башларга мөмкин.
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев