Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Түземсезләнмәгез: 24 ноябрь - 1 декабрьгә йолдызнамә

Сезнең игътибарыгызга якын туганнарыгыздан башлап, очраклы танышларыгызга кадәр дәгъва итәчәк.

 

 

 

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Сезне газаплый торган сорауга үзгездән башка беркем дә җавап бирмәячәк. Җавап эзләүне озаграк сузган саен, ул шулкадәр күбрәк вакытны алачак. Нигә аны озакка сузарга?

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Сез вакыйгалар агышына берничек тә йогынты ясый алмаячаксыз. Тырышмавыгыз кулайрак булыр, югыйсә, бушка вакыт һәм көч кенә сарыф итәрсез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Эгоизм, һичшиксез, характерның файдалы үзенчәлеге, әмма ул бүтәннәргә ошап бетмәскә мөмкин. Эгоизм баш калкыткан вакытта үзегезне башкалар урынына куеп карагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Хәзерге вакытта сезнең офыкны болытлар каплаган булуы ихтимал. Әмма аларны куып таратуга көч сарыф итәргә кирәкми. Үзләре таралганны көтегез.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Сезгә дә, ниһаять, бераз ял итәргә мөмкинлек бирерләр. Тынычланыгыз һәм берни турында да борчылмагыз, форсаттан файдаланып, рәхәтләнеп ял итегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Күбрәк эчке тавышыгызны тыңлагыз – ул сезне алдарга тиеш түгел. Серегезне иң якын кешегезгә дә әйтми торыгыз әле. Үз фикерегездән тайпылмау уңышка китерер.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Түземсезләнмәгез! Сез ашкынганга карамыйча, сез көткән вакыйга барыбер көттереп һәм ялындырып кына килер. аны онытып торыр өчен үзегезгә берәр шөгыль табыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Бер теләк белән генә ерак китеп булмый. Теләкләр энергиясен кулланырга өйрәнсәк, бөтен җирдә нефть табуга ихтыяҗ бетәр иде. Сезгә бераз селкенергә туры киләчәк.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезгә, бәлки, кайбер нәрсәләргә башкача карарга кирәктер. Мөгаен, бу сезгә ошамас, әмма шул рәвешле сез алтын урталыкны табарсыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Дусларыгыз сезгә бик кызыклы фикер әйтерләр, сезгә аны дөрес итеп ишетергә һәм шунда ук тормышка ашырырга гына кирәк булачак.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Сезнең игътибарыгызга якын туганнарыгыздан башлап, очраклы танышларыгызга кадәр дәгъва итәчәк. Кемгәдер ярдәм итүдән баш тартырга туры киләчәк, тик моны үпкәләтми генә эшләргә тырышыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Сезгә шушы көннәрдә кабул иткән карарыгызны үзгәртергә кирәк булачак. Ситуация үзгәргәнгә күрә, сезгә бөтенләй башкача эшләргә туры киләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев