Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Яңа ел табынына кызыл уылдык сайлау буенча белгеч киңәшләре

Кызыл уылдык Яңа ел табынының яраткан һәм затлы ризыгы санала. Тик аны сайлаганда яхшы һәм тәмле кызыл уылдыкны ничек сайларга дигән сорау тумаган кеше юктыр.

- Кызыл уылдыкны сайлаганда, ГОСТ нигезендә җитештерелгән һәм балык төре күрсәтелгән продуктка өстенлек бирегез. Шулай ук җитештерү урынын карагыз: аның Сахалин яки Камчатка булуы мәслихәт.

- Әгәр банка үтә күренмәле булса, консистенциясенә игътибар итегез, яхшы сыйфатлы уылдык ябышырга тиеш түгел, уылдык бөртекләре бер үк зурлыкта һәм формада булырга тиеш. Банканы әйләндереп тә карагыз, әгәр уылдык шунда ук ага башламаса, димәк, алырга була.

- Банкада сыеклык күп булырга тиеш түгел. Селкеткәндә тавыш чыга икән, димәк, мондый уылдыкны алмагыз.

- Уылдыкның саклану температурасын тикшерегез, уылдык 4 ºС тан 6 ºС ка кадәр сакланырга тиеш.

- Банка кабарып торырга тиеш түгел һәм банкага төшерелгән барлык саннар уелып түгел, ә калкып торырга тиеш. Әгәр шулай икән, димәк, завод продукты. Шулай ук тарага зарар килмәгән булу мәслихәт.

- Уылдыкның бәясенә карагыз, иң арзанлысын алмагыз. Үлчәп сатыла торган уылдык белән дә сак булырга кирәк, чөнки сез уылдыкның нинди шартларда саклануын белмисез.

Калай банкада уылдык сатып алганда, банканы ачканнан соң, уылдыкны башка савытка салыгыз, чөнки металл оксидлаша һәм уылдыкка тискәре йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев