Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Яшел чәй- яшьлек элексиры

Яшел чәйнең файдалы якларын санап үтәбез.

Яшел чәй, карасы кебек үк, чәй куагы яфракларыннан алына. Анда витаминнар, минераль матдәләр, аминокислоталар күп. 1 кг яшел чәйдә кофеин яшел кофедагыдан күбрәк хәтта. Ул шулай ук тән тиресе өчен файдалы. Төрле ялкынсынулар, пешүләрдән дәвалый. Гомумән, яшел чәйне башта дәвалау чарасы итеп кулланганнар.  Соңрак инде чәй эчү ләззәтен тоеп, яшел чәй эчеп утыру традициягә кергән.

Чәй яфраклары В, С, Р группасы витаминнарына, селен, цинк кебек минералларга бай. Составындагы полифенол исә организмга антиоксидант эффекты бирә.

Бактерияләргә, ялкынсынуларга, гөмбә авыруларына каршы тору үзлеге бар. Аңа лимон, имбирь, бал кушсаң, көчле иммуностимулятор килеп чыга. Ашказаны эшчәнлеген яхшырта, чөнки чәй составында танин бар.

Канда глюкозаны нормальләштереп, диабет булу куркынычын киметә.

Кәефне күтәрә, бу үзлеге белән ул кофедан да әйбәтрәк.

Көнгә бер чынаяк чәй эчеп, холестеринны киметеп була. Ул сосудларны чистарта һәм ныгыта, шулай итеп йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

Организмнан авыр металларны, токсиннарны чыгара. Күзәнәкләр яңаруга уңай йогынты ясый, тонусны күтәрә.

Лютеинга бай булуы күз авыруларына каршы тору үзлеген көчәйтә.

Бөерләрне чистарта. 

Көнгә күпме яшел чәй эчәргә мөмкин булуы хакында галимнәр әле анык кына уртак фикергә килә алмаган. Белгечләр якынча 2 чынаяк эчәргә киңәш итә. Юкса катехин дозасы күтәрелергә мөмкин ди алар. Бу инде файдага түгел.

 Ашказаны авырулары көчәйгәндә яшел чәй белән мавыкмаска кирәк.

Анемия һәм тимер дефициты булганда, ашаганнан соң 30-40 минут үткәч кенә яшел чәй эчәргә ярый. Юкса ул организмга файдалы матдәләрне үзләштерергә ирек бирмәячәк.

Йокысызлык вакытында да көннең икенче яртысында чәйдән тыелырга кирәк.

Ничек сайларга?

Яшел чәйнең кипкән яфраклары тыгыз трубкалар кебек булырга тиеш. Пешергәннән соң яхшы сыйфатлы чәйнең яфраклары зураеп ачыла. Алар ачык төстә була.

Чәйдән бераз балык исе килсә, димәк, ул дөрес сакланмаган.

Яхшы яшел чәй үтәкүренмәле булырга тиеш.

Чәй артык ачы булмаска тиеш.

Махсуслашкан чәй кибетләреннән сатып алырга кирәк. Яшел чәйнең иң популрлары: Матча /Маття дигән япон чәе, Сетя / Сенча дигән классик яшел чәй, Лунцзин /Колодец дракона исемле кытай чәе, бераз сөт тәме килеп торган Улун чәе, Мао Цзянь дигән бик киң таралган кытай чәе.

Чәйләрне калай савытларда сакларга киңәш итәләр. Ул ят исләрне тиз сеңдерә. Идеаль яшел чәй 65-70 градуста 30 секундта пешеп чыга.

Яшел чәйне ач карынга эчмиләр.

Яшел чәйне кайнар килеш түгел, җылы хәлендә генә эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев