Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие алу хокукына кайсы хатын-кызлар ия?

Бу хокукка түбәндә күрсәтелгән хатын-кызлар ия.

- әгәр гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына яшәү минимумыннан кимрәк булса һәм алар йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасына исәпкә басса. Әлеге пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнергә мөмкин. Пособие күләме - аена 6600 сум. Мондый ярдәмне Русия Пенсия фонды түли;
- хезмәт килешүләре буенча эшләгәннәр;
– көндезге бүлектә укыган студенткалар һәм контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр;
– эшсез дип танылган көн алдыннан 12 ай эчендә оешманы бетерүгә бәйле эшеннән бушатылганнар;
- хәрби хезмәт үтүчеләр;
- 0-3 айга кадәрбаланы (балаларны) уллыкка алганнар;
Әгәр хатын-кыз эшләмәсә, әмма көндезге бүлектә укыса, ул стипендия күләмендә йөклелек һәм бала табу буенча пособие алачак.
Әгәр хатын-кызны, оешма ликвидацияләнү сәбәпле, йөклелек чорында эштән чыгарганнар икән, йөклелек һәм бала табу буенча Русия Пенсия фондыннан пособие түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев