Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

ЙОКЛАП КАЛМАГЫЗ: Ана капиталының яңача күләме билегеле

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әниләр¬не сөендергән. Ул 2020 елдан Ана капиталын кабат индексацияли башларга җыенулары турында әйткән. Дәүләттән бирелү¬че матди ярдәмне файдалану мөмкинлекләрен дә арттырмакчылар.

“2020 елда һәм алга таба Ана капиталы инфляция күр­сәткечләреннән чыгып ин­дек­сацияләнәчәк”, – дигән ви­це-премьер. Бу хакта ул “Демография” илкүләм проекты турында сөйләшкәндә әйткән. Билгеле булганча, илнең демографик үсешенә багышланган әлеге документны тор­мышка ашыру өчен 3,5 триллион сум акча тотарга ниятлиләр. Әлеге сумманың зур өлеше федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк дип көтелә. “Демография” проекты кысасында, декрет ялында утыручы әниләр тизрәк эшкә чыксын өчен, балалар бакчаларында нәниләр төркемнә­­рен арттыру да күздә тотыла.

 

Ана капиталы 2015 елдан бирле “катырылган”. Хәзер аның күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Программа 2007 елдан бирле гамәлдә. Дәү­­ләт­тән матди ярдәмне гаиләдә туган яки улыкка алган икенче һәм аннан соңгы балага бирәләр. Акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, сабыйның сәла­­­мәт­­­­ле­­­­ген ныгытуга һәм әнинең булачак пенсиясенә тотарга ярый. Шушы көннәрдә Россия Дәүләт Думасында Ана капиталына бәйле тагын бер ка­нун проекты тикшерелә. Депутатлар матди ярдәмне бакча йорты сатып алырга файдаланырга рөхсәт итмәкче.+

 

Реклама

Әйтү­­­­­­ләренә караганда, бүген кулында сертификат булган гаиләләрнең яртысы диярлек аны шкафта гына саклый. Чөнки Ана капиталын файдалану өчен тәкъдим ителгән чаралар аларга туры килми. Шуңа күрә әлеге исемлекне тагын да киңәйтергә кирәк, дигәннәр. Бакча йорты турындагы фикер дә юктан гына түгел. Бу – ял итәргә дә, үзеңә кирәкле яшелчә, җиләк-җимешне үстерү өчен дә шәп урын, ди түрәләр. Статистика мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләр гаиләгә кыш буе ашарга кирәкле бәрәң­генең – 90, башка төр яшелчә­ләрнең – 82, алма-чиянең – 50, сөтнең исә 15 процентын үз кишәрлегендә җитештерә. 

 

 

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23005
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев