Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Йолдызлар ни вәгъдә итә актанышлыларга?(25–31 июль)

Ышанасызмы?

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада эштә яки тормышта «ялтырап» алу өчен искиткеч шәп мөмкинлекләр чыгачак. Иң элек гаделлекне торгызуга бәйле булыр сымак бу. Берочтан файдалы элемтәләр дә корылачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ниндидер бер эчке каршылык катгый гына бер карарга килергә комачаулар. Тирәгездәге хәйләкәрләр шул икеле-микелерәк халәтегездән файдаланып калырга маташыр. Сак булыгыз шундыйлардан!

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрдә хата китәргә мөмкин. Гел сез генә хаклы була алмыйсыз, башкаларны да тыңлагыз. Дөньяны шулай гына көйләп булачак, дип өйрәтмәкче йолдызлар.

Кысла (22.06 – 22.07) Дәүләт оешмаларына эше төшүчеләр әйбәт нәтиҗәгә ирешәчәк. Акча ишелеп керәчәк. Чираттагы ялны кайда уздырырга, дип аптырап йөрүчеләргә искиткеч әйбәт мөмкинлекләр пәйда булачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Өйдә ремонт эшләрен башлап җибәрү өчен акчасы да, башкасы да табылачак. Гомумән, бу атна акчалы булачак һәм бик файдалы узачак. Якын дустыгыздан бер сер ишетү сәеррәк фикерләргә китерер.

Кыз (24.08 – 22.09) Уңайлы чор. Бигрәк тә ялгыз Кызлар өчен! Аларның тормышында үтә матур романтик мөнәсәбәтләр башланып китәргә мөмкин. Кайбер озын теллеләрнең гайбәтенә карамыйча, алга барыгыз!

Үлчәү (23.09 – 23.10) Өйдә дә, эштә дә баш булып, бөтен җаваплылыкны үз өстегезгә алырсыз. Бик дөрес: уңышка ирешү өчен нәкъ менә шулай – кыю һәм әрсез булырга кирәк хәзер. Атна ахырында узгандагы матур истәлекләргә бирелеп алырга туры килер.

Чаян (24.10 – 22.11) Бер танышыгыз күптәннән көтелгән яңалык әйтеп куандырыр. Үзегезгә кагылышы әллә ни булмаса да, кирәк әйбер ул… Кайчандыр нык дулкынландырып, соңыннан онытылган бер вакыйганың нечкәлекләрен белеп алу үз бәягезне бик дөрес аңлауга китерер.

Укчы (23.11 – 21.12) Күп еллар буе күңелегезгә тынгылык бирмәгән бер мәсьәләгә, ниһаять, саллы гына нокта куелыр. Эшегездә дә куанычлы хәлләр булып алыр. Мәсәлән, әйбәт кенә премиягә өметләнә аласыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эленке-салынкы гына эшлисе түгел: җитәкчегез моны бик тиз сизеп алып, тиешле нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Изге урын буш тормый, дигән гыйбарәсе дә бар бит… Үзегездән яшерелеп килгән бер әйбер турында ишетеп, хәйран калырсыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бу атнада песи кебек кенә йөрүең хәерлерәк. Җитәкчегезнең күзенә бик күренмәскә, акыллыга сабышып, теге яки бу бәхәскә кермәскә, килделе-киттеле киңәш белән кешенең башын бутамаска, дигәнрәк сүз бу. Сәбәбеме?..

Балык (20.02 – 20.03) Нәрсәнедер үзгәртергә маташмагыз: сәеррәк кенә түгел, күңелсезрәк тә тәмамланырга мөмкин. Аның каравы мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу өчен әйбәт кенә җае чыгар. Сәламәтлек тә, ниһаять, борчымый башлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев