Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Йолдызнамә (22-29 декабрь)

Бөтен дөньягызны онытып эшләвегез бушка китмәс – атна ахырында сезне сөенеч һәм акчалата премия көтә. Үзегезне яратыгыз, күңелегезгә охшаган әйберләр белән куандырыгыз.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Ремонт башларга, ипотекага фатир сатып алыр өчен кредит рәсмиләштерергә теләүчеләр курыкмыйча бу эшкә алына ала. Атна күчемсез милек мәсьәләләрен хәл итү өчен яхшы. Зур акчалар сорый торган проектларны башлап җибәрә аласыз.  

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үгезбозауларның үз дигәненә ирешми калганы юк әле. Четерекле мәсьәләләрне җиңел генә хәл итәм дисәгез, кем генә булмаын, үз ягыгызга аударырга тырышыгыз. Хәйләсез дөнья – файдасыз, ди. Ачуыгызны китергән кешеләр белән дә дустанә мөнәсәбәт сакларга тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Игезәкләргә бәхәсләрдән ераграк йөрергә киңәш ителә. Эч серләрегезне теләсә кемгә сөйләмәгез. Салпы ягыгызга салам кыстыручыларга да ачылырга ашыкмагыз. Эчке тоемлавыгызга таяныгыз, ул сезне алдамас.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Хисләргә, хыялларга бирелмәгез. Тыныч булырга тырышыгыз, кабаланмагыз. Күңелегез тыныч булса – бөтен эшне дә җиңел башкарып чыгарсыз. Эштәге һәм шулай ук өйдәге “һава торышы” да сезнең кәефегезгә бәйле.

Арыслан (23 июль-23 август)
Эш буенча кызыклы гына альтернатива барлыкка килергә мөмкин. Әмма ашыкмагыз. Башта ышанычлы кешеләр белән киңәшеп алыгыз. Кесә ягыгызның калынаюы нинди карар кабул итүегезгә бәйле.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Кызларның тормышында булачак барлык вакыйгаларның да авторы үзләре. Вакыйгалар агымының уңай яки тискәре борылыш алуында нәкъ менә үзегез “гаепле”. Кешеләрне алдамагыз, чөнки үзегезнең алдануыгыз бар. Өстегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Бәхәсләрдә катнашмыйча, читтән генә карап торуыгыз сезнең өчен хәерлерәк булыр. Планнарыгызны әлегә бүтәннәргә сөйләргә ашыкмагыз. Уңышларыгыз белән дә мактанмагыз.Эш белән шәхси мөнәсәбәтләрне дә катыштырмагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Башы белән эшкә чумган Чаяннарга атна бик озын булып тоелыр. Аның каравы, ел буе җыелып килгән эшләрегезне ниһаять, йомгаклап куярсыз. Акча мәсьәләсенә килгәндә, кесә ягыггыз калынаерга охшаган. Атна буе берөзлексез эшләвегезнең нәтиҗәсе дип кабул итегез моны.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Гаиләдә тынычлыкны саклап каласыгыз килсә, дәшмәгез. Уйламый әйтелгән бер сүз тормышыгызның астын-өскә китерергә мөмкин. Гаиләдәге тынычлык сезнең никадәр сабыр булуыгыздан тора. Бар көчегезне гаиләдә тынычлык урнаштыруга юнәлтегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Бүгенге эшегезне бүген эшләргә тырышыгыз, икенче көнгә калдырмагыз. Тимерне кызуында сугу яхшырак. Карар кабул иткәндә кешене тыңламагыз. Хисләрегезне йөгәндә тотыгыз, романтик хисләргә бирелүегез, гаиләдә низаг белән тәмамлануы бар.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Эшләрегезне атна уртасына кадәр тәмамлап куярга тырышыгыз. Атна азагында ялкаулык басар, эшлисе килү теләге юкка чыгар. Бәйрәм алды кәефе үзенекен итә, күңел дә, тән дә ял сорый. Ялгыз Сукоярларны романтик мөнәсәбәтләр көтә.

Балык (19 февраль - 20 март)
Балыкларны карьера үсеше белән бәйле бик күп кызыклы сюрпризлар көтә. Бөтен дөньягызны онытып эшләвегез бушка китмәс – атна ахырында сезне сөенеч һәм акчалата премия көтә. Үзегезне яратыгыз, күңелегезгә охшаган әйберләр белән куандырыгыз.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-22-29-dekabr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев