Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Йолдызнамә (26 гыйнвар – 2 февраль)

Кызыклы вакыйгаларга бай атна. Тормышыгызга үзгәрешләр кертә торган карарлар кабул итәрсез. Моңарчы эшләп карамаган эшкә тотынырга туры киләчәк. Курыкмагыз: барысы да яхшы булачак.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Бөтен эшкә берьюлы тотынып, энергиягезне бушка сарыф итмәгез. Шәхси тормышта да, эшлекле мөнәсәбәтләрдә дә алдыгызга реаль максатлар куегыз. Эшен алыштырырга хыялланучылар өчен уңай атна.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар өчен яңа мөмкинлекләр атнасы. Сезгә үзегезне яңа өлкәдә сынап карау мөмкинлеге килеп чыгачак. Форсатны кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Атна азагында шәп хәбәр ишетерсез!

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Игезәкләрнең теләкләре бик тиз һәм җиңел үтәлә. Кеше сүзенә колак салмаска, интуициягез кушканча эшләргә тырышыгыз. Шул рәвешле уңышларыгыздан көнләшеп, аяк чалырга маташучыларның юлына киртә куярсыз.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Уңышларга бай атна. Үҗәтлегегезне эшкә җиксәгез,  күптән кул селтәгән эшләрне дә башкарып чыгарсыз. Эшегезнең нәтиҗәсен күрү ышаныч, көч өстәр. Ләкин тәнкыйтьләргә яратучылардан ераграк йөрегез.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Арысланнарга өйдәгеләр белән уртак тел табуы авыр. Бигрәк тә җәмәгате белән. Матур сүзләр сөйләп кенә котылып булмасын, ә эш күрсәтергә кирәклеген үзегез дә чамалыйсыздыр.

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Йөрәгегегезне тыңлагыз. Эчегезне тырнап торган борчуларны кешегә сөйләмәгез. Планнарыгыз  турында иң элек гаиләгез белән киңәшегез. Максатларыма ирешим дисәгез, бераз ялкаулыкны читкә куеп торырга туры килер.

Реклама
Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)  
Җитди эшләрегезне атна ахырына калдырмагыз. Атна ахырында башлаган эшнең бик озакка сузылуыын көт тә тор. Дусларыгызның үз мәнфәгатьләрен беренче урынга куюына үпкәләмәгез. Эшегезне үзегез эшләргә тырышыгыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Сезне үз мәнфәгатьләрендә кулланырга теләүчеләрдән сак булыгыз. Хәләл җефетегегезгә, сөйгән ярыгызга көнләшергә сәбәп бирмәгез. Аларга тәмле сүзләрегезне кызганмагыз!

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Үз эшегезне башлап җибәрү, күчемсез милек сатып алу өчен кулай вакыт. Көчегезне кызганмасагыз, максатыгызга бик тиз ирешерсез. Тик тормышка ашмас хыялларга бирелеп, вакытыгызны әрәм итмәгез.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Кәҗәмөгезләрнең эше тавык чүпләп бетерә алмаслык. Иң мөһим эштән башлап, вакытыгызны дөрес бүлсәгез, бөтенесе дә сез теләгәнчә булыр. Үпкәләшкән кешегез белән үзегез беренче булып сүз башлагыз, җиңел булып китәр.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Үз-үзегезгә артык ышанмагыз, көчегегезне дөрес бәяләмәвегез бар. Эш нисбәтендә сөенечле хәбәр алырсыз. Яңа мөнәсәбәтләр башлауга бернинди дә киртә юк, эчке куркуыгызны җиңәргә тырышыгыз.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Кызыклы вакыйгаларга бай атна. Тормышыгызга үзгәрешләр кертә торган карарлар кабул итәрсез. Моңарчы эшләп карамаган эшкә тотынырга туры киләчәк. Курыкмагыз: барысы да яхшы булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев