Актаныш

Йолдызнамә | 31 гыйнвар – 6 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Сөеклегезгә җылы хисләрегезне күрсәтергә оялмагыз. Беләсезме, шуннан соң үзара мөнәсәбәтләр өр-яңа биеклеккә чыгып, бөтенләй башкача яши башлаячаксыз! Кучкарларның һәммәсен дә диярлек шатлыклы вакыйгаларга һәм күңелле мәшәкатьләргә бай яллар көтә.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу көннәрдә һич тә ашыгырга ярамый. Барысын да төптән уйлап, салмак кына эшләгез, ашыктыручыларга игътибар итмәгез. Хаталану куркынычы булса, бармакка бармак та сукмагыз. Хафаланасы юк: соңга калып эшләү тагын да яхшырак нәтиҗәләргә китерәчәк!

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бик тиз үпкәләүчәнгә әйләнеп калырсыз бугай. Ничек тә белгертмәскә тырышыгыз шул хисне! Юкса… Атна ахырында яңа максатларыгыз барлыкка килер. Ни хикмәт: шундук мөмкинлекләре дә пәйда була башлар!

Кысла (22.06 – 22.07) Шактый ук катлаулы чор: сезне алдарга ниятлиләр сыман. Шуңа күрә таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Акчагызны кемдер киңәш иткән юк-барга тотмагыз – үкенүегез бар. Атна ахырында керем мәсьәләсенә кагылышлы сөенечле хәбәр көтегез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Якын араларда бик матур үзгәрешләр көтегез. Дөрес, моның өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Ярдәм кирәк булса, дустыгызга таяныгыз: һичшиксез, сезне кыенлыктан йолып калачак ул.

Кыз (24.08 – 22.09) Үткәндәге вакыйгаларны һәм хаталарны барлау теләге туар. Нәтиҗәдә бүгенге тормышыгызны тагын да күркәмләндереп җибәрү мөмкинлекләре уйлап табылыр. Ни гаҗәп: уй-ниятләрегез инде ял көннәрендә үк чынга аша башлар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атнада кәеф-рухыгыз тел-теш тидергесез булыр. Шуннан файдаланып калыгыз: бик кыен булып тоелган мәсьәләләрне хәл итәргә тотыныгыз, дус-ишләрегез белән очрашулар оештырыгыз. Парлыларның мөнәсәбәтләрне ныгытуы, ялгызларның гашыйк булуы өчен мөмкинлекләр чиктән ашачак.

Чаян (24.10 – 22.11) Бөтен игътибарны сәламәтлеккә юнәлтегез. Юк-юк, сезнең әлеге мәсьәләдә барысы да тәртиптә, ләкин бу ыгы-зыгылы чорда профилактиканың артыгы булмаячак! Эштә мөһим проектларга алынмыйча торыгыз. Гадәттәге эшләр белән мәш килсәгез, әлегә шул җитә.

Укчы (23.11 – 21.12) Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр бигүк шәптән түгел шикелле. Аларга карата йомшаграк, «җылырак» булып карагыз әле: хәлләр шундук уңай якка үзгәреп куячак!  Башыгызга борчу алырга теләмәсәгез, бурычка акча алмаска тырышыгыз.

 Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Киләчәккә планнар коруны кичектереп, бүгенгесе белән генә яшәгез: эш-мәшәкатьләрегез болай да чиктән ашкан! Хезмәт урынында бөтен көчне биреп ярышып эшләргә туры килер. Аның каравы акчасы да, дәрәҗәсе дә булыр.

   Сукояр (21.01 – 19.02) Уйлаганыгызны әйтергә курыкмагыз, юкса җитәкчегез үзегезне беркайчан да ишетмәячәк. Бер мәсьәләне искиткеч шәп хәл итеп, үзегезне гүя лотерея уенында җиңгән кеше сыман хис итәрсез. Хезмәттәшләрегезнең көнләшүен исәпкә алмаганда, барысы да әйбәт булачак.

  Балык (20.02 – 20.03) Эш урынында теге яки бу сюрпризлар килеп чыгарга мөмкин. Коллегаларыгыз янында әлегә бик ачылып сөйләшмәгез. Гаиләгезгә игътибарлырак булыгыз – алар сезнең ярату һәм кайгыртуыгызга бик мохтаҗ хәзер. Шул ук вакытта үзегезне дә онытмагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: