Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең реклама

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2021 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман торгызу эшләре өчен 33 миллион данә үсенте үстерелгән

Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү төгәлләнде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 33 миллион данә үсенте үстерелгән, шулуларның 12 миллион данә ябык тамыр  системалы үсенте - ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә. Ылыслы токымнардан - 24,6 миллион данә, яфраклы токымнардан – 7,7 миллион данә, куаклар – 0,7 миллион данә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының сайтында хәбәр ителә.

«Утырту материалын җитештерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора", – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел без планны 7 процентка арттырып үтәдек һәм 33 миллион данә орлык үстердек. Бу сан 2022 елда төбәк проекты кысаларында урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару өчен җитәрлек".

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында барлыгы 51 базислы урман питомнигы бар. Шулай ук урман тармагы белгечләре теплицаларда утырту материалы үстерәләр. Мондый тәҗрибә Идел буе,  Бөгелмә, Арча һәм башка урман хуҗалыкларында таралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев