Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Син-минеке, мин-синеке

Матур гаилә- ил терәге: Аеш авылыннан Мөдәллиф һәм Рәфига Галимәрдәновлар зөбәрҗәт туйларын каршылады (фотолар)

Аеш авылында яшәүче Мөдәллиф белән Рафига Галимәрдәновлар март аенда бергә гомер итүләренең 55 еллыгын-зөбәрҗәт туйларын каршылады. Галимәрдәновларны район ЗАГС бүлегендә узган тантанада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов изге теләкләр белән котлап үзенең рәхмәт хатын, чәчәк гөлләмәләре, җылы юрган тапшырды.

Галимәрдәновларның гаилә тормышын барлап алыйк әле.

Галимәрдәнов Мөдәллиф Мөхәммәт  улы 1943 елның 18 гыйнварында Аеш авылында туа.  1957 елда мәктәпнең 7  сыйныфын тәмамлагач, авылда көту көтә башлый. 1963 елда армия сафларына алына, анда 3 ел хезмәт итеп кайткач, Актанышта тракторчы һөнәрен үзләштерә, лаеклы ялга чыкканчы тимер атын иярли, хуҗалыкта эшли.

Галимәрдәнова Рәфига   Мәхмүт  кызы 1947 елның 1 нче декабрендә Шәрип авылында туа. Мөдәллиф белән Рәфиганы димләп кавыштыралар. Моннан 55 ел элек 1969 елның 29 мартында рәсми рәвештә гаилә кора яшьләр. Рәфига Мәхмүт кызы гомер буе колхозда төрле эштә тырышып хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Алар 3 бала- 2 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Рәфига  апа һәм Мөдәллиф абый Галимардановлар 7 оныкның, 2 оныкчыкның иң кадерле дәү әниләре, дәү әтиләре булып гомер кичерәләр.

Рәфига  апа һәм Мөдәллиф абый!

Сезне зөбәрҗәт туегыз белән котлыйбыз. Сезгә алга таба да бергәләп, сау-сәламәт булып тигезлектә, балалар, онык-оныкчыкларыгыз кадер-хөрмәтендә  яшәвегезне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев