Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Актаныш Кыш бабайлары #НародныйДедМороз бәйгесендә җиңделәр

Актаныш Кыш бабайлары #НародныйДедМороз бәйгесендә җиңделәр. 55 ел дәвамында Кыш бабай булып безгә Яңа ел тылсымы бүләк иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин I, аның улы, 25 еллык стажга ия Кыш бабай Рөстәм Мусин II урынга лаек булдылар. Шулай итеп Актаныш чын мәгънәсендә Яңа ел башкаласы булуын дәлилләде.

ТНВ каналы #НародныйДедМороз бәйгесе оештырган иде, әлеге конкурста безнең Кыш бабайларыбыз - Робсон Мусин белән Рөстәм Мусин финалга чыктылар. ВКонтакте социаль челтәрендә тавыш бирү нигезендә җиңүчеләр ачыкланды.

Нәтиҗәләр безнең өчен куанычлы- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин I, аның улы, 25 еллык стажга ия Кыш бабай Рөстәм Мусин II урынга лаек булдылар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Гаилә елын йомгаклауга багышланган туры эфирда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды. Ләйлә Ринатовна Кыш бабайларыбыз белән бергә аларга көч биреп гел янәшәдә елмаеп торучы Кар кызы Алмазия Хаҗиеваны да бүләкләде.  

Яраткан артистларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы Яңа елларда да сезнең ихлас котлауларыгызны көтеп калабыз.!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев