Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Бөтендөнья татар конгрессыннан Ирек Шәрипов: Республикада җәйге бәйрәмнәрне Актанышның Карга боткасы башлап җибәрде

«KARGAFEST- ОЯFEST»- «Карга боткасы» бәйрәменә Казаннан да мәртәбәле кунак кайткан иде. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов «Республикада җәйге бәйрәмнәрне Актанышның Карга боткасы башлап җибәрү бик матур күренеш», диде.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов  конгресс тарафыннан Татарстан Республикасы районнарына бер милли йола-бәйрәмне зурлап оештыру бурычы куелганлыгын әйтте.

- Кояш та беренче булып Актаныштан чыга, төрле яңалыклар да сездә барлыкка килә. Бүген республикада җәйге бәйрәмнәрне Карга боткасы башлап җибәрә. Карга боткасыннан соң көннәр дә җылыта, дөнья яшәрә, басуларда яңа игенгә нигез салына, май бәйрәмнәрендә әти-әниләребез яткан зиратларны чистартырга туган якка кайтабыз. Карга боткасы балаларның да яраткан бәйрәме ул.  

Бөтендөнья татар конгрессы һәрбер районның үзенә генә хас зурлап үткәрә торган бәйрәмен булдыру максат итеп куйды. Мөслимнәр зурлап Каз өмәсе уздыра, Сарманда да бик матур проект барлыкка килде. Ә республикада җәйге бәйрәмнәрнең иң беренче  булып Актаныштан башлануы бик матур күренеш. Карга бик яхшы кош ул, ул бит яз хәбәрчесе. Язның иң матур күренеше күз алдында- басуда ДТ тракторы җир сукалап бара, ә аның артыннан көтүе белән кара каргалар сикергәли. Бу язның иң матур хәбәре. Тормышыбызда да алга таба яхшы хәбәрләр күп, гаиләләрегездә тынычлык, йортларыгызда бәрәкәт  булсын,- диде  Ирек Илдус улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев