Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Быелгы Рамазан аеның соңгы җомгасы мөбәрәк булсын!

Сагынып көтеп алган, көндезләрен уразада, кичләрен ифтарда, тәравихта, догада уздырган аебыз – Рамазан ае үтеп тә бара. Санаулы мизгелләр генә калды.

 

Һәрбер эшнең башы булган кебек, ахыры да була. Ничек ихласлык белән, тырышып башлаган булсак, шулай ук гыйбадәттә, тәкъвалыкта тәмам кылу кирәк була. 

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гамәлләрнең дәрәҗәсе ничек тәмамлануы белән билгеләнә», – дип әйткән. Ягъни, ай буе үзеңне гамәл-гыйбадәт белән тәрбияләп, шушы тәрбияне, яхшы гамәлне үзеңә сеңдерү, тормышыңда куллану динебезнең олуг бер максаты.

Күп тырышлыклар куеп, ихласлылык белән уздырган Рамазан аеның, 
тырышып, күңелне биреп әзерләгән ризык кебек күңелдә бер гамәл белән дә алып булмый торган тәме һәм ләззәте кала. Читтән караганда ураза тоту, тәравих намазларын уку, сәхәргә тору авыр кебек тоелса да, аның ләззәтен татыган бәндәгә Рамазан ае бары тик күңел тынычлыгы һәм бәрәкәт кенә алып килә.

Быел җөмһүриятебездә Ураза гаете 30 нчы мартта, якшәмбе көнне булачак. Һәрбарчаларыбызга да шушы көнне бәйрәм итеп, тоткан уразаларыбызга, укыган намазларыбызга, Коръәни Кәримгә, кылган гыйбадәтләребезгә дөньялыкта һәм Ахирәттә сөенергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев