Иске Айманда яшәүче Роза Хәбибрахмановага 90 яшь
Бүген Иске Айман авылында яшәүче Хәбибрахмановларда зур бәйрәм.
Әлеге гаиләнең генә түгел, авылның иң өлкән кешеләрененең берсе- Роза Нури кызының туган көне, 90 яшьлек юбилее.
Роза Хәбибрахманованы олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лина Сираева котларга барды. Лиана Рамилевна Роза апага Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырды. Район башлыгы Ленар Зарипов та өлкән затыбызга үзенең бүләк-күчтәнәчләрен юллаган.
Иске Айман җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтханов Роза Хәбибрахманованы юбилее белән котлады. Балалрының кадер-хөрмәтендә гомер кичерүче ак әби ил-көнгә тынычлык теләп үзен искә алган җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде. "Без үскән чорлар белән чагыштырганда бүгенге тормыш-оҗмах! Кадерен белегез!" ди ул яшь буынга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев