Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Киләсе Яңа елга кадәр ерак- Сокланып калыйк! (Фотолар)

Иртәгә Иске Яңа ел бәйрәме. Актаныш районы халкын, кунакларны сөендереп, матур булып балкыган, төсле утлар белән бизәлгән Үзәк чыршы яныннан тагын бер тапкыр урап кайтыгыз әле, дуслар! Киләсе Яңа елга кадәр бәйрәм тылсымы күңелегезне җылытып, якты өметләргә рухландырып торсын. Бүгенге кич саф һавада ял итәр өчен үтә дә рәхәт, җиле дә юк, артык салкын да түгел, яңгыр да яумый. Табигатьнең кәефле мизгелен кулдан ычкындырмыйк, бәйрәм мәйданчыгы үзгәртелгәнче Яңа ел тылсымы белән хозурланып калыйк!

Иске Яңа ел тарихыннан

13 гыйнвардан 14нә каршы төндә Русия халкы ел буена көтеп алынган бәйрәмне икенче тапкыр – Иске Яңа ел буларак билгели. Аның килеп чыгу тарихы шактый үзенчәлекле.

XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта – төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. Чиркәү кануннары нигезендә 1492 елдан башлап христианнар Яңа елны 1 сентябрьдә бәйрәм итә башлый, ә башка дин тотучылар исә моңа буйсынмый. 1699 елның 15нче декабрендә Петр I кабул иткән указ нигезендә Русия халкы Юлиан календарена күчерелә. Яңа елны да декабрь ахыры – гыйнвар башында каршылый башлыйлар.


Октябрь революциясеннән соң большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә. Нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә “алга китә”. Шулай итеп, Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике мәртәбә – беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.

Җиребезгә аяк баскан Яңа 2025 ел котлы булсын! Дәүләтбезгә тынычлык һәм иминлек, якты җиңүләр, уңышлар, яхшы якка үзгәрешләр, шатлыклар гына алып килсен ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев