Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Ватанпәрвәрлек конкурсында зур җиңүләр

Без почтабызга авторларыбыздан килгән матур-матур эчтәлекле хатларны сезнең игътибарга да чыгарабыз. Бу язманы безгә Әлфирә ханым Шакирова җибәргән.

 Бөтендөнья татар конгрессының “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы  быел 1-19нчы февраль көннәрендә оештырылды. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды, 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады.

  “Солдат альбомы-2023” конкурсына барлыгы 235 эш килгән. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашты. 

  Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 4 сыйныф укучысы Лимар Шакиров "Рәсем-открытка" номинациясендә, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 а сыйныф укучысы Айгөл Сафина "Солдатка хат" номинациясендә җиңүче булдылар. 

 

Алар Бөтендөнья татар конгрессында оештырылган бүләкләү тантанасында катнаштылар. Җиңүче укучылар Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләккә ия булдылар. Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар  телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев