Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

1 декабрьдән район инвалидлар декадасы башланды

25-27 ноябрьдә Казанда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең II Татарстан Республикасы спартакиадасы узды. Анда барлыгы 22 команда - 5 шәһәр, 17 авыл командасы катнашты. Безнең район данын 16 инвалид яклады. Алар - Кировтан Миләүшә Фәхрисламова, Марс Сабиров, Иске Сәфәрдән Розалия Баянова, Марат Сибгатуллин, Яхшыйдан Роза Хәйруллина, Мөнир Зарипов, Актаныштан Руслан...

25-27 ноябрьдә Казанда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең II Татарстан Республикасы спартакиадасы узды.
Анда барлыгы 22 команда - 5 шәһәр, 17 авыл командасы катнашты. Безнең район данын 16 инвалид яклады. Алар - Кировтан Миләүшә Фәхрисламова, Марс Сабиров, Иске Сәфәрдән Розалия Баянова, Марат Сибгатуллин, Яхшыйдан Роза Хәйруллина, Мөнир Зарипов, Актаныштан Руслан Ашуров, Ирек Рәхмәтуллин, Денис Синицын, Илдар Хәкимов, Әлемнән Фәнил Шакиров, Аккүздән Назил Гарипов, коррекцион мәктәптән Айсылу Латыпова, Суыксудан Ульяна Япаева, Ильмар Минһаҗев, Такталачыктан Ильмир Галиев.
- Һәркайсы аерым бер ярышта катнашып, командага очколар китерделәр, - ди район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Светлана Әхмәтова. - Теннис буенча дүрт кеше катнашып, һәммәсе дә мактаулы урын алды. М.Сибгатуллин, И.Хәкимов - III, М.Зарипов, А.Латыпова - II урында. У.Япаева, И.Минһаҗев йөгерү буенча - II, Н.Гарипов йөзү буенча IV урын яулады. Голбол буенча кызларыбыз шәһәр командалары белән уйнап, II урын яуладылар. Алар - Р.Баянова, М.Фәхрисламова, Р.Хәйруллина. Ә егетләребез - М. Сабиров, Ф.Шакиров, Р.Ашуров 8 команда белән уйнап, голбол буенча III урынны яуладылар. Бочча буенча И.Галиев, И.Рәхмәтуллин - II, Д.Синицын IV урын алды.
Җиңүче һәм призерларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм ТР инвалидларының физик тәрбия-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина бүләкләде.
Һәр спорт төре буенча ярышларда катнашучыларга нәтиҗә чыгарылганнан соң, гомуми команда зачетында җиңүчеләр хөрмәтләнде.
- Ярышта катнашучыларыбызга да, ярышка барырга мөмкинлекләр тудырган җитәкчеләребезгә дә сәламәтлек, хезмәт уңышлары телим. 1 декабрьдән районда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең декадасы башланды. Сәламәт рухлы, көчле ихтыярлы райондашларыбыз, сезне уздырылган чараларда актив катнашырга чакырам. 8 декабрьдә булачак район спартакиадасында катнашып, җиңүчеләр республикада район данын яклаячаклар, - дип, ункөнлек уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга мөрәҗәгать итте Светлана Муллахмәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев