Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш көрәшчеләре 22 тапкыр узган Шәймиев Кубогы турнирын унынчы тапкыр отты

13-14 май көннәрендә Татарстаннның Беренче Президенты Кубогына 22нче тапкыр көрәш ярышы узды. Ике көн дәвам иткән турнирда Актанышның җыелма командасы мактаулы I урынны яулады. 2006-2008нче елгы егетләр арасында оештырылган бәйгегә республикабызның барлык районнарыннан һәм Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдән командалар катнашты. Актанышлыларның бу кадәр көрәшчеләр арасында чемпион калулары үзләре өчен дә, остазлары өчен дә зур мәртәбә. Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызга шөһрәт китергән егетләрне район хакимиятенә чакырып хөрмәтләде.

 - 22 тапкыр үткәрелгән Минтимер Шәймиев Кубогы турнирында Актаныш көрәшчеләре 10нчы тапкыр җиңү яулады. Бу турнирда көрәшчеләр соңгы тапкыр 2017 елда чемпион калган булган. Ике җиңү арасында шактый ара.  Бу җиңүгә көрәшчеләрнең остазлары да үзләреннән зур өлеш кертте. Аеруча зур рәхмәтемне Илфир Әнвәровка, һәм башка тренерларга җиткерәм,- диде Энгел Нәвап улы. 

 

                 355 көрәшче бил алышкан ярышта 43 килограммга кадәрге авырлыкта Муса Әнвәров чемпион калды. 36 килограмм авырлыкка кадәрге егетләр арасында Радмир Хаҗиев- 2, 50 килограммга кадәрге авырлыкта Рөстәм Шакирҗанов, 55 кг-  Рузил Мокыймов,  60 кг кадәр-Гомәр Латыйпов, 70 кг кадәр- Игорь Лисин 3 урын алуга иреште. Егетләрнең һәммәсенә район башлыгының Рәхмәт хаты, акчалата бүләкләр тапшырылды.

               Команданың җиңүенә  зур өлеш керткән Искәндәр Басыйров, Илфат Газизов, Ринат Садретдинов, Ильяс Харрасов, Адель Нургатин, Газинур Хәеров та читтә калмады, алар да нәкъ шундый бүләкләргә лаек булды. 

          Җиңүчеләрне әзерләгән остазлар Илфир Әнвәров, Ришат Нургалиев, Илнар Насрыев, Раил Сираев, Айгиз Бикмөхәммәтов та район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм премияләргә лаек булды. 

               Көрәшчеләргә һәм аларның остазларына үз чыгышында тагын бер тапкыр Энгель Фәттахов зур рәхмәтен белдерде. Хәзер районыбыз башлыгы Көрәш Федерациясен үзе җитәкли, районда көрәш спортын үстерү, проблемаларны вакытында уңай хәл итүдә Энгель Нәвап улы остазларны бергәләп эшләргә чакырды. Җитәкчеләр белән очрашудан файдаланып тренерлар киләчәктә көрәшчеләр өчен аерым спорт залы булдыру, аны тиешенчә җиһазлау, спортчыларны махсус киемнәр белән тәэмин итү буенча ярдәм сорадылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев