Актаныш

18 СЕНТЯБРЬ КӨННЕ "МИЛЛӘТЛӘР КРОССЫ" "БҮЛӘК" ЧАҢГЫ ТРАССАСЫНДА УЗАЧАК

Иртәгә Актанышта “Бөтенроссия йөгерү көне- Татарстан Кроссы-2021” массакүләм спорт чарасы узачак. Кросста катнашучыларны 18 сентябрь көнне иртәнге 9 сәгатькә "Бүләк" чаңгы трассасына чакырабыз.

     Ярышларда урта һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы хатын-кызлар һәм ир-егетләр катнаша ала. Йөгерешчеләргә, медицина тикшерүе узып, табиб тарафыннан сәламәтлеге расланган белешмә алып килү мәҗбүри.

            65 яшьтән өлкәнрәк затлар ярышларга кертелми. 
           “Милләтләр кроссы” җиңүчеләре Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең мактау кәгазьләре беләне бүләкләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: