Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

20 ИЮЛЬ- ХАЛЫКАРА ШАХМАТ КӨНЕ: Балалар иҗат үзәгендә шахмат бәйгесе уза(фотолар)

Бүген, 19 июль көнне Балалар иҗат үзәгендә өлкәннәр һәм балалар арасында шахмат бәйгесе уздырыла. Район спорт мәктәбенең шахмат бүлегендә остазлар Фәһим Галимов белән Илдар Имамов җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар ике төркемгә бүленеп осталыкларын сыный. Җиңүчеләр 2004- 2009 елгы һәм 2010 елдан өлкәнрәк кызлар һәм малайлар арасында билгеләнәчәк. Ләйсән ГАЗИЗОВА

  Көннәр эссе торуга карамастан, өлкәннәр дә акыл активлыгын киметми, бүгенге Халыкара шахмат көне уңаеннан уздырыла торган бәйгедә катнашырга дүрт өлкәнебез теләк белдергән. 
    “БлагоДарение" хәйрия фонды Татарстан Республкасы Беренчелегенә шахмат бәйгесен уздыруда да зур ярдәм күрсәткән иде. Шахмат остазы Фәһим Галимов сентябрь аенда булачак республикакүләм ярышка да фонд президентыннан булышуларын үтенде. Фәрит Салихов пандемия аркасында гына ярышлар кичектерелмәсә, һичшиксез ярдәм итәчәкбез, диде. Районда шахмат мәктәбенең традицияләрен саклау һәм үстерүгә мондый күләмле чаралар оештыру ныклы этәргеч.

Раил Харисов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев